сантехник миасс электрик миасс
сантехник миасс электрик миасс

 

Сантехник Миасс

Электрик Миасс

Эвакуатор Миасс, Эвакуатор Чебаркуль

Услуги перфоратора. Услуги отбойный молоток

мтс.     +7 9124076666
т2.      +7 9049463666

Вызвать сантехника на дом. Вызвать электрика на дом

Содержание материала

Сценарий новогоднего праздника на татарском

"СЕРЛЕ АЛМА" для старшей группы (на татарском языке)

Серле алма
(Балалар бакчасының олылар төркеме өчен яңа ел сценарие.)

Залга Кар кызы керә, кулында алма.
-Бу алманы миңа Кыш бабай бирде. “Мин килгәнче сакла, берсенә дә бирмә”,-
диде. Алмасы да бит гади алма түгел, серле алма: кем аны ашап карый, шуның теләге тормышка аша. Тик теләкләр әйбәт, матур булырга тиеш. Әй балалар сөенерләр инде. Кая гына куеп торыйм соң?

Як ягына карана, чыршы төбендәге бүкәнне күрә.

-Менә нинди әйбәт урын./ Алманы бүкәнгә куя./ Ах, онытканмын бит! Кыш бабайга кайсы бакчага барасын әйтмәгәнмен. Нишләргә инде хәзер? Каршысына бармый булмас.

Кар кызы чыгып китә.

Аю керә.

-Ары лап-лап, бире лап-лап,
Аю бии аяк таптап.
Эх, бии белсәм лә,
Таптамас идем бер дә.
Биер идек бергәләп
Дуслар белән күмәкләп.

Алманы күреп ала.

-Ай, нинди матур алма.
Бик тә кызыктым аңа.
Бер кабып карыйм әле,
Тәмен дә белим әле.


Алманы ашап карый. Сихри музыка яңгырый, аю әйләнә. Аю янына дуслары йөгереп чыга һәм бергәләп бииләр.

 

Залга карга очып керә.

-Кар-р, кар-р мин карга,
Яратам мин җырларга.
Тик мине яратмыйлар,
-Кычкырма син, кит,- диләр.

Сандугачтай җырласам,
Бер дә кумаслар иде.
Чут-чут итеп сайрасам,
Тыңлап туймаслар иде.

Алманы күреп ала.


-Ай, нинди матур алма.
Бик тә кызыктым аңа.
Бер кабып карыйм әле,
Тәмен дә белим әле.


Алманы ашап карый, сихри музыкага әйләнә һәм сайрый башлый.

Карга очып китә, ә залга тычкан йөгереп керә. Бала чүгәләп бара.

-Мин бик бәләкәй тычкан,
Басу-кырда мин үскән.
Зур булсам,һич беркем дә:
Соры бүре, төлке дә
Тимәсләр иде миңа.

Алманы күреп ала.

-Ай, нинди матур алма.
Бик тә кызыктым аңа.
Бер кабып карыйм әле,
Тәмен дә белим әле.

Алманы ашап карый. Сихри музыкага әйләнә. Шул вакыт аның каршына төлке килеп чыга.


ТӨЛКЕ: Әһә! Хәзер мин сине тотам,
Тотам да, кабып йотам!


Тычкан чүгәләгән җиреннән торып баса. Төлке аннан куркып:

ТӨЛКЕ: Ай-ай-ай, гафу ит,
Ялгышканмын икән бит.

Төлке йөгереп чыгып китә.

 

Сценарий новогоднего детского праздника на татарском


ТЫЧКАН: мускулларын күрсәтеп

-Мин зур үстем!
Мин батыр!
Мин бик көчле,
Карап тор!

Тычкан герләр күтәреп күрсәтә.
Убырлы карчык белән Шүрәле керәләр.

Убырлы карчык: /як-ягына карана/ Кыш бабай юк, Кар кызы да күренми.

Шүрәле:Бик вакытлы килгәнбез. Алар килеп җиткәнче, берәр этлек эшләп, бәйрәмнәрен бозарга өлгерәбез әле.

Убырлы карчык: Я, нишлибез?

Шүрәле: Эйдә, балаларны кети-кети итәбез! Кети-кети!

Балалар янына бара, аларны кытыкларга маташа.

Убырлы карчык: Тукта әле, һаман балаларны кытыкламыйлар инде. Кызык түгел.

Шүрәле: Алайса, әйдә зурларны кытыклыйк! Кети-кети!

Бармакларын селкетә-селкетә әти-әниләр янына бара.

Убырлы карчык: Җитте инде, һаман кети-кети дә, кети-кети.

Шүрәле: Минеке ошамаса, үзең уйлап тап.

Убырлы карчык:/уйланып тора да/ Әйдә Кар кызын урлыйбыз!

Шүрәле: Син нәрсә?! Былтыр урладык бит, соңыннан Кыш бабай үзеңне бозга катырганын оныттың мени?

Убырлы : Ярар, ярар...Әйдә Кыш бабайның таягын урлыйк!

Шүрәле: Әйтә күрмә! Өченче ел шул таякка бармакларым ябышып калды! Бүтән кети-кети итә алмам дип, котым очты.

Убырлы: Әй, куркак!...Әйдә чыршының уенчыкларын җыеп алыйк! Себеркемне бизәп куярмын! Җен пәрие көнләшеп үлсен!

Шүрәле: Әйдә! / Шүрәле чыршы артына китә./

Убырлы: Һаман бәйрәм дә бозып йөрисе килми. Эх, бер егет килеп чыкса иде, мине вальска чакырса иде...Тьфу, тьфу, тьфу.. Әллә нинди уйлар килә башка.

Бүкәнгә таба бара, алманы күрә.

Убырлы: Каян килгән бу алма? /Алманы ашап карый/ Тәмле икән үзе.

Сихри музыка яңгырый, Убырлы карчык әйләнә.
Аның янына Шүрәле килә. Убырлы оялып, күзләрен аска иеп тора.
Шүрәле аптрап аңа карый, әйләнеп чыга.


Шүрәле: Ни булды сиңа, дускай? Әллә...Теге...Ни... Биеп алабызмы?

Шүрәле белән Убырлы карчык вальс бииләр.

Кыш бабай белән Кар кызы керәләр.

Кыш бабай: Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар! Нинди матур бәйрәм бара..

Убырлы карчык белән Шүрәлене күрә.

Кыш бабай: Нишләп йөрисез монда?.тагын бәйрәмне бозарга килдегезме?

Шүрәле: Юк-юк, бабай, син нәрсә! Уебызда да юк!

Кыш бабай: Балалар, әйтегез әле, бу юньсезләр нәрсә эшләделәр?

Балалар: Бер нәрсә дә эшләмәделәр.

Убырлы: Күрәсеңме, Кыш бабай,без бик әйбәтләр! Әйдә, Шүрәле, китик. Кыш бабай килде, монда тәртип.

Шүрәле: /пышылдап/ Тукта инде, капчыгын эләктерик!

Убырлы: / Шүрәлене ишеккә таба тарта/ Капчыксыз да бит әйбәт!
Ничек биедек бит. Шәп!

Шүрәле белән Убырлы карчык чыгып китәләр.

Кыш бабай: Кызым, алманы бир әле, балаларның теләкләрен үтәргә вакыт җитте.

Кар кызы: : Хәзер, бабай!

Кар кызы бүкәнгә таба бара. Аламаны эзли.

Кар кызы: Бабай, алма юк! Югалган.

Кыш бабай: Әллә Шүрәле белән Убырлы алдылар микән? Бик тиз чыгып киттеләр. Сез күрмәдегезме, балалар?

Кыш бабай янына Аю, Тычкан һәм Карга килә.

Тычкан, Карга, Аю: Аны без ашадык!

Кыш бабай: Теләкләрегез үтәлдеме соң? Күңелегез булдымы?

Аю: Әйе, Кыш бабай, рәхмәт! Күңелем булганчы биедем!

Карга : Ә мин шундый матур итеп җырладым, хәттә сандугачлар да тынып калды.

Тычкан: Мине күр әле, бабай: ничек үстем, көчем дә артты. Хәзер мин бернәрсәдән курыкмыйм!

Өчесе бергә: Рәхмәт, сиңа, бабакай!

Сөйләшкән арада, балалар түгәрәк ясыйлар. Кыш бабай уртада кала, ул балаларны күрмәмешкә салыша.

Кыш бабай: Теләкләр үтәлгән, чыршы бизәлгән, монда эш тә калмаган. Әйдә, кызым, кайтыйк!

Балалар:
Кыш бабай, ә без сине җибәрмибез!
Син безнең белән җырламадың.
Син безнең белән биемәдең.
Син безнең белән уйнамадың.

Кыш бабай: Әй, карт бүкән! Онытканмын! Әйдәгез, бергәләп җырлыйк!

Кыш бабай белән күмәк җыр.

Бала : Эләктең син тозакка,
Бикләп куйдык йозакка.
Чыгасың килсә аннан
Уйна син безнең белән!

Уен “Чыгармыйбыз”. Уйнаган вакытта Кыш бабай бияләен “югалта”.

Алып баручы: Кыш бабай, бу синең бияләй түгелме?

Кыш бабай: Минеке, кызым. Төшеп калган бит. Бир әле,кызым, киим әле.

Алып баручы:Бабай, ә син аны куып җит!
Түгәәек эчендә уен. Ахырда Кыш бабай бияләен куып җитә, киеп куя.

Кыш бабай: Ах, сез шуклар, шаяннар! Тотыйм әле үзегезне!

Кыш бабай балаларны тотмакчы була, балалар үз урыннарына “качалар”.

Кыш бабай: Бу балалар бигрәк җитез. Берсе дә тоттырмады.Ә мин хәлдән тайдым, эсселәдем.

Кыш бабайны урындыкка утырталар.

Алып баручы:Балалар, бабаебыз эри күрмәсен, аны “өф” итеп суытыйк!

Кыш бабайны “суыталар”.

Кыш бабай: Ай, рәхмәт, балалар. Рәхәт булып китте, хәл дә керде.

Алып баручы: Кыш бабай, безнең балалар сиңа дип шигырьләр өйрәнеп килделәр.

Балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйлиләр. Соңгы бала сөйләгәндә, Кыш бабайның аяклары селкенә башлый. Ул аларны куллары белән тотып туктатмакчы була.

Кыш бабай:Нишли бу аякларым? Туктатып кына булмый!

Кар кызы:Бабай, аларның биисерәре килә бит.

Кыш бабай:Эх, торам аңламыча.
Сыздырыйк бер татарча!

Кыш бабай белән Кар кызы бииләр.

Кыш бабай: Уф,уф(утыра). Әз генә хәл алыйм да, китәрбез, кызым.

Кар кызы: Ничек инде “китәрбез”? Эшләрең бетмәде бит әле.

Кыш бабай: Бетмәде? Хәзер, барлап чыгабыз:
Җырладыкмы?

Балалар: Җырладык!

Кыш бабай: Биедекме?

Балалар: Биедек!

Кыш бабай: Уйнадыкмы?

Балалар: Уйнадык!

Кыш бабай: Вәт шул! Эш бетте! Китәргә вакыт җитте!

Балалар: Ә бүләкләр?!

Кыш бабай: Әйе шул, бүләкләр! Кая әле капчыгым?

Кыш бабай белән Кар кызы бүләкләр өләшәләр.

Кыш бабай: Сау булыгыз, балалар!
Сау булыгыз, оланнар!
Яңа ел котлы булсын,
Бәйрәмнәр матур узсын!