сантехник миасс электрик миасс
сантехник миасс электрик миасс

 

Сантехник Миасс

Электрик Миасс

Эвакуатор Миасс, Эвакуатор Чебаркуль

Услуги перфоратора. Услуги отбойный молоток

мтс.     +7 9124076666
т2.      +7 9049463666

Вызвать сантехника на дом. Вызвать электрика на дом

Содержание материала

Сценарий день знания на татарском языке


"1 сентября - День знания" (на татарском языке)
1. Балалар шарлар, чәчәкләр тотып керәләр, 4 звено ясап басалар. Бию башкарыла.
2. “Китап” җыры башкарыла.(3 бала шигырь сөйли)
Котлау. Чәчәк бәйләме тапшыру
Инсценировка
Әни: Динә кызым , әйдә кызуырак ки инде сандалигыңны.Эшкә соңга калам, ә син бакчага.
Бала: Әнием, мин бакчага бармыйм.
Әни: Тизрәк бул кызым. Бүген 1 сентябрь – Белем көне, соңа калырга ярамый. Матур күлмәгеңне ки, ак зур бантикларыңны так. (әнисе көзгедән карый, иреннәрен буый).
Бала: Бармыйм булгач, бармыйм.
Әни: Кызым эшкә соңга калам. (кыз әнисе артыннан өстерәлә - өстерәлә бара)
Бала: Бармыйм, анда Кәрим минем чәчемнән тарта.
Әни: Ярый, мин аның әнисенә әйтермен.
Бала: Анда ботка, аш ашаталар.
Әни: Ярый Кызым, бакчадан кайтканда мин сиңа чипсы, йогурт алырмын.
Бала: Бакчада йоклаталар, ә мин Йокыбикә кызы белән дус түгел.
Әни: Йә, ярый мин сине бүген иртә килеп алырмын кызым.
Бала: Әнием, син сүз бирәсеңме7
Әни: Бирәм, акыллым, бирәм, тизрәк атла инде.(Бакчага барып җитәләр)

 

Сценарий день знания на татарском


Әни: Пока кызым!
Бала: Әнием, пока! Иртә килеп алырга онытма.
(Эт өргән тавыш ишетелә. Знайка керә)
Белгеч: Тобик, Тобик, әйдә минем белән мәктәпкә. Анда шундый кызык.
(як – якка карый)Тобик , без кая килеп эләктек соң синең белән?(шатланып) Ә, бу мәктәптер әле! Исәнмесез балалар! Тобик, әйдәле исәнләш әле балалар белән. Һау!Һау! (реверанс ясый)
Бала: Сәлам, малай! Син ялгышасың бу мәктәп түгел, ә балалар бакчасы.Әйдә синең белән тынышыйк.
Белгеч: Минем исемем Белгеч.
Бала: Ничек кызык исем, шулаймы балалар?
Белгеч: Мине шулай атап йөртәләр. Чөнки мин дөньяда бар нәрсәне беләм, бик күп кызыклы китаплар укыдым, мәктәпкә барганчы сезнең кебек балалар бакчасына йөрдем , күп итеп ботка ашадым. Озак итеп йокладым. Менә тагын беренче сентябрь килеп җитте. Миңа кабат мәктәпкә барырга вакыт.
Бала: Ә мәктәптә нәрсәләргә өйрәтәләр?
Белгеч: математика дәресендә тапкырларга, бүләргә, рус теле дәресендә рус телендә матур итеп сөйләшергә. Биология дәресендә үсемлекләр, хайваннар турында сөйләшәбез, әле миңа мәктәптә бик күп нәрсәләргә өйрәнергә кирәк.
(Белмәмеш керә)
Бу дөньяда күп белүче
Шук, шаян малайдыр мин
Нинди сорау бирсәләр дә җавабын табамдыр мин.
Белмәмеш: Ә сез нишләп утырасыз монда? (балаларга карап)
Бала: Нинди тәрбиясез малай. Башта исәнләшергә кирәк.
Белмәмеш: Привет!
Бала: Сәлам! Ә синең исемең ничек?
Белмәмеш: Мин Белмәмеш, ягъни тәрҗемәдә иң күп белүче!(горур кыяфәттә)
Бала: Балалар мин бернәрсә дә аңламыйм әле. Менә бер Белгеч, менә икенчесе.(бер – берсенә төртешеп, сугышып алалар, бала аларны икесен ике якка аера)
Бала: Туктагыз, әле, тукта! Ә хәзер мин сезне тикшереп карыйм. Балалар, ә сез шыпырт кына утырыгыз, аларга ярдәм итмәгез.Безгә аңышырга кирәк кайсы Белгеч, кайсы Белмәмеш!
(рәсемнәр яки А, Б хәрефе күрсәтелә)
Белгеч: Бу А хәрефе.
Белмәмеш: Бу Т хәрефе.
Белгеч: Белмәде.
Белмәмеш: Харап булган, аз гына ялгышкан.
(шул рәвешле Б хәрефе күрсәтелә)
Белгеч: Чөнки син бернәрсә дә белмисең!
Хәтта минем этем дә синнән күп белә.
Йәле Тобик, санап күрсәт әле балаларга.
(бер саны күрсәтелә, эт 1 тапкыр өрә, 3 саны, 3 тапкыр) Молодец, Тобик! (башыннан сыйпый)
Алып баручы: Туктале Динә мин дә тикшереп карыйм әле үзләрен. Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез дөрес җаваплар бирегез
Табышмак:
Исе юк, төсе юк
Аннан башка тормыш юк. (су)
Ялт – ялт ялтырый,
Җирнең өсте калтырый. (яшен)
Озын, яшел – түтәлдә,
Сары, тозлы – кисмәктә (кыяр)

Белмәмеш: Ә мин, ә мин җырлый һәм бии беләм. Телисезме, сезне дә өйрәтәм. Ләкин башта әйтегез әле миңа , ә сез җырлый һәм бии беләсезме? Ә сезнең яраткан хайваннарыгыз бармы? Минем яраткан йонлач Мурка исемле песием бар. Ул шундый итеп кычкыра әйтерсең лә җырлый. Менә болай: Мяу – мяу – мяу!
“Җырчы хайваннар” уены уйнала.(песи, эт, сыер, тавык)
Бала: Нинди күңелле уен уйлап таптың син Белмәмеш.
Белмәмеш: Ә мин бик күп уеннар беләм. Хәзер мин балаларны да уйнарга өйрәтәм.
Беләмәмеш: Бу уен “Очты – очты” дип атала . Мин хәзер сезгә оча һәм очмый торган әйберләр атыйм, ә сез хәрәкәт белән күрсәтәшсез. Шулай итеп башладык.
Бала: Син бит биергә яратам дигән идең?
Белмәмеш: Әлбәттә, биергә мин яратам! Әйдәгез сезне дә өйрәтәм.
(урындыклар янына басып “Если нравится, то делай так” биюе башкарыла.
Алып баручы: Карале Белмәмеш синең дә Белгечкә ияреп мәктәпкә укырга барасың килмиме?
Белмәмеш: Бик килә, минем бик күп сорауларга җавап табасым килә.
Алып баручы: Алайса, белем иленә ак юл сиңа Белмәмеш. (Белгеч, Тобик белән Белмәмеш бергәләшеп чыгып китәләр)
Алып баручы: Ә хәзер уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзр. төркемнәрен спорт мәйданчыгына асфальтта “Минем яраткан бакчам” темасына рәсем конкурсына чакырабыз.
(асфальта рәсем конкурсы оештырыла)