сантехник миасс электрик миасс
сантехник миасс электрик миасс

 

Сантехник Миасс

Электрик Миасс

Эвакуатор Миасс, Эвакуатор Чебаркуль

Услуги перфоратора. Услуги отбойный молоток

мтс.     +7 9124076666
т2.      +7 9049463666

Вызвать сантехника на дом. Вызвать электрика на дом

Содержание материала

Сценарий 8 марта на татарском


Фэния Хэсэнова
"Илгэ-матурлыкны,
Жиргэ-батырлыкны
Сез бирэсез, газиз энилэр!"

Энилэргэ багышланган бэйрэм кичэсен уткэру очен сценарий.

"Энкэемнен сузлэре" Соембикэ Досаева Эстерхан.

Елмайса йозеннэн анлыйм
Энкэемнен телэген.
Донья кинлегенэ тинлим
Энкэемнен йорэген,
Энкэй, сина булэк итэм
Ботен донья голлэрен.
Юллар кебек озын булсын,
Энкэем, гомерлэрен.
Ай нурыннан да нурлырак
Энкэемнен йозлэре.
Монлы койдэй кунелемдэ
Энкэемнен сузлэре.

Сэхнэ бэйрэмчэ бизэлгэн, анын ике ягында журнал остэле. Алгы планда кэрзиннэрдэ чэчэклэр.

"Илгэ-матурлыкны,
Жиргэ-батырлыкны
Сез бирэсез, газиз энилэр!"

Бу сузлэр сэхнэнен, арткы планына язып эленгэн. Пэрдэ ачылганда Римма Ибраhимова башкаруында композитор Р.Абдуллиннын, Т.Миннуллин сузлэренэ язылган жыры янгырый. "Бишек жыры".
Прожектор, сэхнэ узэгендэ бишек янында сабыен тирбэтеп йоклатучы Ана образын яктырта. Жыр дэвам итэ, ул акрынаеп ераклаша, супер пэрдэ ябыла. Ераклаша барган кой астында алып баручыларнын сузе:

А-б. Ана назы - жирдэ ул мэнгелек,
А.б. Мэнгелек жыр - бишек жырыгыз.
Бергэ: Без узасы юлда маяк булып
Гомер буе балкып торыгыз.

(Сэхнэ яктыртыла. Алып баручылар микрофон алдында)
А.б. Карлар каплый эле кыр юлларын,
Эмма вакыт язга эйлэнде.
Бэйрэм белэн сине, Кыз туганым,
Котлы булсын донья бэйрэме!
Ямь остэсен бэйрэменэ тагын,
Бар яктылык конгэ эйлэнеп.
Тырыш, назлы, гузэл Кыз туганым,
Котлы булсын язгы бэйрэмен,
А.б. Бэйрэм жиле кага тэрэзлэргэ,
Яшьлек кайта жанга, доньяга.
Умырзая шыта бу мэллэрдэ,
Кар астында чишмэ уяна.
Чиксез бэхет телэп, кызыл талда
Елкылдаша комеш борелэр.
Бэйрэм белэн, эшчэн апакайлар,
Алтын куллы сылу сенеллэр!

(Алып баручылар икесе бергэ:) Бэйрэм белэн!
(Дэртле бию кое янгырый).
Сэхнэгэ, залга биючелэр керэ, аларнын кулларында чэчэклэр, сэхнэдэге бер торкем биюче кызларнын кулында чэкчэк.

Бию коллективларынын бэйрэм белэн Сэламлэве. Бию тэмамлангач, чэчэклэр hэм чэкчэк бэйрэм кунакларына тапшырыла.

(Кой янгырый)

А.б. Кояш колмэс,
Корыч эремэс ялкынсыз.
Ирне утлы ял.кыннарда яндырып,
Кол иткэн дэ,
гол иткэн дэ хатын кыз.
А. б. Хатын-кызлар табыннарнын. бизэге,
Жирдэ булган ботен ямьнен узэге.
Иллэрне да бар иткэн hэм зур иткэн.
Хатын-кызнын барчасы hэм гузэле.
А. б. Хатын-кыз-ул нур чэчкэседэй сабый,
Назлы иркэ, баллардин татлы жаный.
Ул-ин газиз куз нурыбыз, пакь ана.
Бар гузэллек аналардан башлана.
Алып баручы: Безнен бугенге бэйрэм кичэбез кадерле-лэребез сезгэ, хормэтле хатын-кызларга, газиз энилэребезгэ багышлана,

(Жыр янгырый "Энилэр" Р.Яхин муз.)

 

8 марта на татарском сценарий


Гомер таннарыбыз аткан конне
Зарыгу белэн котеп алучы.
Безнен очен тау кадэрле йоклэр,
Кутэрергэ эзер торучы
Энилэр...
Мэрхэмэтле безнен энилэр.
Жиргэ матурлыкны, илгэ батырлыкны
Ссз бирэсез, гузэл энилэр.
Сездэ яши сурелмэслек хислэр,
Йозегездэ шэфкать нурлары.
Сезнен жырлар аша кучэ безгэ
Туган халкыбызнын моннары.
Кушымта
Якты йолдыз кебек сез балкыйсыз
Тормыш юлларыбыз кугендэ.
Ин кадерле бер кешебез булып
Сакланырсыз кунел турендэ.
Кушымта
Алып баручы: Энием! Энкэем! Газиз Анам! Синнэн дэ якынрак, кадерлерэк кем бар сон доньяда?! Кукрэк сотен имезеп, конен-тонгэ, тонен-конгэ ялгап, куз карасыдай устерэсен бит син балаларынны.

(лирик кой янгырый)

А. б. Бар хэстэрем, бар хэсрэтем
Бала очен.
Хормэтем да, хезмэтем дэ
Бала очен.
Укенулэр, утенулэр
Бала очен.
Тынгысыз кон,
йокысыз тон
Бала очен.
А.б. Утка, суга укталуым
Бала очен.
Чыгар юлдан тукталуым
Бала очен.
Таннан эувэл кайнар аш та
Бала очен.
Тэгэрэгэн кайнар яшъ тэ
Бала очен.
А.б. Иртэн - кичен йорэк хисем
Бала очен.
Барлык эшем, барлык кочем
Бала очен
Янам - тузэм ,кеям - кунэм
Бала очен.
Горур башны тубэн иям
Бала очен.
Тонен якты таннар котэм
Бала очен.
Кунелемдэ жырлар йортэм
Бала очен.
Бала очен...
А.б. Безнен бугенге бэйрэм кичэсенэ да, энэ шундый изге телэклэр белэн балаларын устереп, олы тормыш юлына аяк бастырган, гузэл энилэребез кунак булып килгэн!
(Жирле материалларга нигезлэп, оч hэм аннан да артык бала устергэн олкэн яшьтэге энилэрне хормэтлэу).
А.б. Ак чэчлэрен жем-жем килэ,
Энкэй, ул шатлыктандыр.
Гомереннен бакчасында
Былбыллар озмэсен жыр.
Кадерлелэребез! Бу жырыбыз сезгэ багышлана.

"Исэн-сау бул, эни!" Р.Миннуллин суз., И.Закиров кое.
(музыка)
А.б. Татар хатыннары. Безнен жан сойгэннэр, аналар...
Татар хатыннары тузем булганнар - мен газап чигеп,
Жан атып, бала тудырганда ынгырашмаганнар, чонки
батырларны тудырганнар.
Татар хатыннары тугры булганнар -
ерак сэфэрлэрдэн, яулардан якыннарын коткэндэ
пакьлек саклаганнар, чонки батырларны коткэннэр.
Татар хатыннары сабыр булганнар -
якыннарын сонгы юлга озатканда куз яшълэрен
курсэтмэгэннэр, чонки батырларны озатканнар.
А.б. Татар хатыннары. Безнен, жан сойгэннэр, аналар...
Аналарны хормэтлэп жирдэ шигырьлэр языла,
аналарны хормэтлэп жирдэ сурэтлэр ясала,
аналарны хормэтлэп жирдэ hэйкэллэр куела,
Э аналар тапкан балаларнын жаннары кыела.
Жирдэ hаман эле тынмаган сугышларда кыела.
Аналарны кадерлилэр, аналарны соялэр,
аналарнын алдында башларны иялэр,
э аналар йокысыз тондэ бишек жырлары жырлыйлар,
сугышларда жаннары кыелган уллары очен елыйлар.

Безнен тобэктэн дэ никадэрь ана Боек Ватан сугышына газиз баласын озатты, шунын... яу кырында ятып калды, хэбэрсез югалды. Ачы хэсрэттэн чэчлэренэ чал тошкэн, вакытсыз картайган энкэйлэрнен дэ инде кубесе вафат, урыннары ожмахтадыр, арсландай батыр уллар устергэн, фэрештэлэрнен.
Купме солдат, Ватан алдындагы сугышчан антын утэп, Эфган сугышында hэлак булды.
(Район, жирле узидарэ буенча мисаллар, Чечня сугышын да кертергэ момкин
Эгэр шундый очрак булса, аларнын энилэрен хормэтлэу оештырыла, чэчэклэр, булэклэр бирелэ, матди ярдэм курсэтергэ момкин.)

А.б. Хормэтле энилэр!
Без сезнен алда баш иябез.
Мен-мен рэхмэт сезгэ!
Яуда ятып калган газиз улларны, ачы хэсрэттэн вакытсыз гур иясе булган аналарны тынлык белэн искэ алыйк.
(тынлык)
А. б. Эйе!
Аналар доньяга бэбилэр булэк итэлэр,
аналар омет итэлэр -
солдат булып сугышларда улэрлэр дип тугел, юк,
бэбилэр усэрлэр кояшка колэрлэр,
сойгэннэрен кочарлар, космосларга очарлар дил омет
итэлэр.
(музыка)

А. б. Ана мэхэббэте!
Кышы да бар, жэе, козе, язы да бар,
Кукрэгендэ мэнге бетмэс назы да бар,
Кирэк икэн кайнар башны суытырга
Котыплардан чыккан салкыннары да бар.
Хатын-кызлар бэйрэмендэ Жир турында
Уйлануым тугел бер дэ юкка гына.
Энилэр дэ Жир энкэбез шикелле ук
Устерэ бит безне жылы кочагында.
Шуна да без тырышабыз энилэрнен.
Акмасын дип кабат канлы хэсрзт яше,
Кунеллэрдэ сунмэс омет - Кояшыбыз;
Саклап калыр Жирне Ана мэхэббэте...

(Жыр "Эни кирэк")
(Р.Миннуллин сузлэре, М.Шэмсетдинова кое.)
яки "Мэдхия" жыры башкарыла. Р.Миннуллин суз,, Р-Абдуллин кое.