сантехник миасс электрик миасс
сантехник миасс электрик миасс

 

Сантехник Миасс

Электрик Миасс

Эвакуатор Миасс, Эвакуатор Чебаркуль

Услуги перфоратора. Услуги отбойный молоток

мтс.     +7 9124076666
т2.      +7 9049463666

Вызвать сантехника на дом. Вызвать электрика на дом

Содержание материала

Сценарий к празднику Науруз на татарском 


Жиhазлау. Матур итеп бизэлгэн сэхнэ. Турдэ, каеннар арасында, яз кызы - Нэурузбикэ рэсеме. Сулъяктарак айлы Соембикэ манарасы силуэты. Ян пэрдэлэрнен бер ягында - Кояш, икенче дигэн сузлэр язылган. Идэндэ - зур вазада каеннар, "кара каргалар", кабартылган шарлар.

Музыка янгырый, экренэя. Сэхнэгэ алып баручы чыга.

Алып баручы. Хормэтле ата-аналар, кадерле кунаклар, балалар! Без буген бирегэ язны - Нэурузбикэне каршы алу бэйрэменэ жыелдык. Бэйрэмдэ халкыбызнын дэртле жырларын, борынгы такмакларын ишетерсез, жырлы-биюле уеннарын курерсез, узегез дэ дэртлэнеп биерсез.
Бэйрэм тамашасына рэхим итегез!

Музыка.

Алып баручы. Э хэзер суз бэйрэмебезнен мохтэрэм кунагы Идрис хэзрэт Галэветдингэ бирелэ. (Ул 3-5 минутлык вэгазь сойли, килгэн кунакларны бэйрэм белэн котлый.)
Магнитофон язмасында азан тавышы янгырый.

Алып баручы. Нэуруз бэйрэменен эчтэлеге белэн сезне укытучы ... таныштырыр.

Укытучы. Нэуруз... Бу исем безгэ ят та, таныш та. Нэуруз - борынгы эби-бабаларыбыз уткэргэн язны каршылау бэйрэме ул.
Мэгьлум булганча, XVIII гасырга хэтле татар халкы Яна елны март аенын 21 ендэ - кон белэн тон тигезлэшкэн вакытта каршы алган. Бу кон Иран календаре нигезендэ "Нэуруз" дип аталган. Иранда hэм ана курше иллэрдэ яна елны хэзер дэ март аенда каршы алу гадэте яшэп килэ.
"Нэуруз" сузе фарсы-тажик телендэ "Яна кон" дигэн мэгънэне анлата. Борынгы бэйрэмне атна буе дэвам иткэннэр, hэр коннен уз гадэте, уз тэртибе, язылмаган кануннары булган: 7 кон буена гайбэт сойлэмэгэннэр, каргыш телэмэгэннэр, туган-тумачага, курше-кулэнгэ миhербанлык кылганнар, ата-баба
каберенэ барганнар, сугышлар тукталып торган. Бу конне яшьлэр шэкертлэр, балалар, ойдэн ойгэ кереп, бэет, шигырь эйткэннэр, йорт хужасына исэнлек-саулык, иминлек-байлык, бэхет, унышлар телэп йоргэннэр.
Бу шэкертлэрнен кунел ачу чарасы гына булып калмаган. Шулай йореп, алар авылдашларынын кунелен кутэргэннэр, асылда салкын кышлар бетеп килугэ бергэлэшеп шатланганнар, язны каршылаганнар.
Хормэтле эти-энилэр, укучылар! Сезне халкыбызнын ин изге йолаларыннан берсе - Язгы яна ел - Нэуруз бэйрэме белэн котлыйбыз. Саулык-сэламэтлек, бэхет, унышлар телибез. Барлык ометлэрегез дэ чынга ашсын! Язгы Яна ел котлы булсын! Нэуруз мобарэкбад!

Музыка.

Алып баручы. Борын уткэн заманнан,
Болгар белэн Казаннан,
Жаек белэн Иделдэн
Бу бэйрэм безгэ килгэн.
Нэуруз мобарэкбад!
"Эссэламегалэйкем " жыры (Р.Ахиярова музыкасы, Р. Корбанов шигыре).

1 нче укучы. Эйдэ, кояш, сип нурынны,
Кызганма бер дэ,
Зур бэйрэм, кунелле бэйрэм
Нэуруз буген бездэ.
2 нче укучы. Тизрэк кил безгэ, жылы яз,
Тизрэк-тизрэк кил!
Куяннар тунып беткэндер,
Иссен жылы жил.
3 нче укучы. Урманда бит жылы ой дэ,
Жылы мич тэ юк.
Куяннарнын эбилэре
Бэйлэми оек.
4 нче укучы. Тизрэк кил безгэ, жылы яз,
Тизрэк-тизрэк кил!
Чыпчыкларга жырлар ойрэт,
Уйна, сайра, кэл.
5 нче укучы. Урманда бит пешермилэр
Тугэрэк калач.
Песнэклэрнен туннары юк,
Тамаклары ач.
6 нчы укучы. Тизрэк кил безгэ, жылы яз,
Тизрэк-тизрэк кил!
Балыкларны коткар берук,-
Боз астында кул.
7 нче укучы. Чэчэклэр белэн кумелсен
Без яшэгэн ил.
Тизрэк кил безгэ, жылы яз,
Тизрэк-тизрэк кил!

 

Сценарий к празднику Науруз на татарском языке


"Яз житэ" жыры (Ж.Фэйзи музыкасы, Ф.Кэрим шигыре ) башкарыла.

1 нче укучы. Эй, малайлар, кызлар!
Эйдэгез, Нэурузбикэ килгэнче, ойдэн ойгэ йореп, нэуруз эйтик, сый-хормэт жыйыйк.
2 нче укучы. Башланган Яна ел мул hэм тыныч булсын!
3 нче укучы. Йорт хужаларына, барлык кешелэргэ исэнлек-саулык, иминлек-байлык телик! (Чыгып китэлэр.)

Музыка.

Сэхнэгэ бер торкем балалар керэ. Кулларында чилэклэр, анда йомыркалар, булэклэр.
1 нче укучы. Ач ишеген, керэбез,
Нэуруз эйтеп килэбез,
Хэер-дога кылабыз,
Аш-сый котеп торабыз,
Нэуруз мобарэкбад!
2 нче укучы. Аягым жинел булсын,
Яна ел котлы булсын,
Ашлыгыгыз мул булсын,
Башагы биш карыш булсын,
Нэуруз мобарэкбад!
Тутэй, Керегез, кер, балакайларым, без сезне куптэн котэбез инде (Солге белэн кумэч бирэ). Нэуруз котлы булсын!
3нче укучы. Мал-туарыгыз артсын,
Колыннарыгыз чапсын.
Игеннэрегез унсын -
Нэуруз котлы булсын!
4 нче укучы. Корымасын колегез,
Боек Болгар илегез,
Мон - коегез, телегез,
Нэуруз мобарэкбад!
5нче укучы. Сыерыгыз сотле булсын,
Атыгыз кочле булсын.
Абыстайлар, тутэйлэр,
Чыгарыгыз кукэйлэр.
(Булэклэрне тамашачылар арасыннан йореп жыярга момкин.)
2 нче тутэй. Мэгез-мэгез, балалар!
Нэуруз котлы булсын.
(Кукэйлэр тарата.)
6 нчы укучы. Нэуруз эйттек без сезгэ,
Хакын бирегез безгэ.
Яшегез житсен йозгэ,
Малыгыз артсын козгэ,
Нэуруз мобарэкбад!

Чыгып китэлэр. Балалар музыка астында сэянэгэ килеп керэлэр.

1нче алып баручы. Балалар, курсэтегез эле, купме жыйдыгыз.
2 нче алып баручы. У-у, куп булган, булдыргансыз.

1нче алып баручы. Эйдэгез эле, барыбыз да аны шушы табакка салыйк. (Берэм-берэм китереп салалар, уртага куялар.)
2нче алып баручы. Алъяпкычын чигуле,
Узен чиккэн тугелме?
Жырлап-биеп, уйнап-колеп
Кутэриек кунелне.
1нче алып баручы. Эйдэгез берэр уен уйныйк.
2 нче алып баручы. Нинди уен уйныйк икэн?
Балалар ( бергэ). "Безгэ бер иптэш кирэк" уенын уйныйк.

Укучылар кара-каршы 2 рэткэ тезелэлэр. Такмак эйтеп, бер- берсенэ якынаялар.

Беренче рэт. Безгэ кирэк Лилия,
Безгэ кирэк Лилия.
Икенче рэт. Биесэгез бирэбез,
Биесэгез бирэбез.
Парлы бию башкаралар. Калганнар, кул чабып, такмак эйтэлэр.
Сип, сип, сип эйдэ,
Жиргэ каты тип эйдэ.
Малайнын менэ дигэне,
Кызнын да ин чибэре.
Бию беткэч, исеме аталган кыз беренче рэткэ кучэ.
Икенче рэт. Безгэкирэк Салават,
Безгэ кирэк Салават.
Беренче рэт. Жырласагыз бирэбез,. Жырласагыз бирэбез.

Икенче рэттэгелэр бер жыр башкаралар. Уен шулай дэвам итэ.
1 нче малай. Ачуланма безлэргэ,
Эйтик чынын сезлэргэ.
Без килдек кыз кузлэргэ,
Котлы булсын яз!
Кызлар тиз генэ чаршау артына яшеренэлэр hэм чаршау ярыгыннан карыйлар.
2 нче малай. Чылтырап чишмэ ага,
Астында комы кала;
Чаршаудан кызлар бага,
Котлы булсын яз!
3 нче малай. Сузем шулдыр сезлэргэ,
Карап торган кызларга.
(бармак яный)
Куз тидермэ безлэргэ,
Котлы булсын яз!
4 нче малай. Нинди икэн атасы,
Чибэр микэн анасы?
Бигрэк гузэл баласы,
Котлы булсын яз!
Бергэ. Без-без безелдек,
Без бер рэткэ тезелдек,
Биибез дэ уйныйбыз,
Бер дэ оялып тормыйбыз.

Жырлы-биюле уен "Челтэр элдем читэнгэ".

Малайлар. Челтэр элдем читэнгэ,
Жилфер-жилфер итэргэ;
Без килмэдек буш китэргэ,
Килдек алып китэргэ.

Кызлар, чаршау артыннан чыгып, каршы якка тезелэлэр hэм уенга катнашалар.

Кызлар. Алын алырсыз микэн,
Голен алырсыз микэн?
Урталарга чыгып сайлап,
Кемне алырсыз микэн?
Малайлар. Алларын да алырбыз,
Голлэрен дэ алырбыз,
Кунелебезгэ кем ошаса,
Шуны сайлап алырбыз.
Бергэ. Кунелебезгэ кем ошаса,
Шуны сайлап алырбыз.
Алып баручы. Балалар,
Нэуруз килсэ генэ яз була бит.
Эйдэгез, яз гузэле
Нэурузбикэне чакырабыз.
Балалар. Кил, Нэуруз, кил тизрэк!
Кыз. Нэуруз килэ яшэреп,
Яшэреп тэ теш ярып.
Дуслар, безне кетэмсез,
Табак-савыт бирэмсез?
Малай. Нэурузгэ табак кирэк,
Табакка кабак кирэк.
Май, кукэй, калак кирэк,
Майланган коймак кирэк.