сантехник миасс электрик миасс
сантехник миасс электрик миасс

 

Сантехник Миасс

Электрик Миасс

Эвакуатор Миасс, Эвакуатор Чебаркуль

Услуги перфоратора. Услуги отбойный молоток

мтс.     +7 9124076666
т2.      +7 9049463666

Вызвать сантехника на дом. Вызвать электрика на дом

Содержание материала

Сценарий к празднику Сабантуй на татарском.


Иртэгэ - Сабан туе
(Фольклор - хореографик композиция)
Сэхнэ милли бизэклэр белэн бизэлэ. Сэхнэ турендэ - челтэрлэп эшлэнгэн тэрэзэ. Ана ак челтэр пэрдэлэр эленгэн. Сэхнэгэ милли киемнэрдэн малайлар йегереп керэлэр.

- Ура,иртэгэ Сабантуе! Тубэн очтан сорэнчелэр бирегэ таба килэлэр.
Алып баручы. Урамда булэк жыялар,

Сыгыла колга башы.

Кайчакта такмак эйтешеп

Алалар кара-каршы. (Г.Л.)
- Эй булэге, булэге,
Атлас икэн кулмэге.
Шул булэкне алам дип,
Тибэ батыр йерэге!..
1 нче малай. Мактыйлар булэклэрне,
Уены-чыны бергэ.
Без ияреп йерибез,
Калу юк инде бер дэ. (Г.Л.)
"Сабан туе" кое янгырый. Сэхнэгэ 8 кыз биеп чыга. Алар биеп бетеругэ,жырлый-жырлый серэнчелэр керэ. Алдагысы чигуле солгелэр бэйлэгэн колга тоткан. Калганнарынын кулларында бизэкле чилэклэр, шарлар, шелдерлэр, гармун.
"Сабан туе" жыры (Халык кое, М.Садри шигыре). Сабан туе - хезмэт туе,

Шатлык hэм бэхет туе, шул;

Уйнап, биеп, жырлап, келеп

Бэйрэм итик кон буе.
2 нче малай. Дуслар, иртэгэ Сабан туе бит. Эйдэгез, булэклэрне жыеп
бетерик!
1 нче малой. Кемдэ калдык?
2 нче малай. Эпипэлэрдэ.
1 нче малай. Киттек алайса Эпипэлэргэ. ("Сабан туе" жырын дэвам итеп, малайлар, кызлар тугэрэк эйлэнэлэр. Кызлар белэн малайлар кара-каршы басып калалар.)
Бэйрэм итик шатланышып,
Туганнар бергэ-бергэ, шул;
Безнен бергэ булуыбыз
Китсен бетен гомергэ.
3 нче малай (ян тэрэзэгэ килэ, тэрэзэ чиртэ).
Эпипэ! (Тавыш юк. Аптырап, кулларын жэеп жибэрэ, инсэлэрен сикертэ.)
Эпипэ!
Атлар иярлэденме,
Тайлар йегэнлэденме:
Сабан туе житэ дип,
Булэк эзерлэденме?
4 нче малай. Эпипэу!
Елга суы тирэндер,
Сай жирлэре билдэндер;
Жырлап торулар бездэндер,
Булэк биру сездэндер.
Бергэ. Э-пи-пэ!
Эпипэ чыга.
Чиккэн алъяпкычтан. Яулыгын чоеп бзйлэгэн. Кулына, жэеп, чиккэн солге тоткан. Жырлап-биеп тугэрэк эйлэнэ.

Солге чиктем асыл жеплэр белэн,
Йорэк хисен салып бу жырга.
Насыйп булса иде бу булэгем
Мэйданнарда жингэн батырга.
Ефэк жеплэр белэн солге чиктем,
Уртасында чэчэк - гол генэ.
Жинеп алсан, егет, бу булэкне,
Вэгъдэ бирэм сина мэнгегэ. (Х.Ж.)

Солгене колгага бэйли.
5 нче малай.
Рэхмэт эйтэм шул корабка,
Дингез кичергэн очен;
Рэхмэт эйтэм Эпипэгэ,
Тастымал биргэн очен.
6 нчы малай. Эпипэне биетмичэ жибэрмибез, егет-
лэр. (Такмак эйтэлэр. Эпипэне биетэлэр.)

Бас, кызым Эпипэ,
Син басмасан,, мин басам;
Эпипэнен койлэренэ
Биеп калыйк, ичмасам.
Бас, кызым, Эпипэ,
Син басмасан, мин басам;

Каршысына бер егет чыга. Парлап биилэр.

Синен баскан эзлэренэ
Мин дэ китереп басам.
Бас, кызым Эпипэ,
Куз тимэсен узенэ.
Асыл голлэр усеп тора
Синен баскан эзенэ.

 

Сценарий к празднику Сабантуй 

 

Сонгы куплетны жырлаганда, Эпипэ "чуплэп" бара, ягъни эле бер, эле икенче рэтгэгелэр белэн эйлэнэ.
1 нче малай. Нэфисэ апа килэ!
Нэфисэ апа. Исэнмесез, балакайларым! Сабан туена эзерлэнэсезмени ? Хэерле бэйрэм булсын! Доньялар тыныч, имин булсын, еллар бэрэкэтле булсын! Бэхетле, тэуфыйклы булыгыз. Сабантуй булэгем шушы булыр сезгэ, аз булса да, куп итеп алыгыз. (Алъяпкычына тереп тоткан кукэйлэрне балаларга олэшэ.)
Малайлар. - Рэхмэт, Нэфисэ апа!
- Булэк биргэн кешене бер биетми ярамас.
- Шулай! Дорес!
Нэфисэ апа. Бик биер идем дэ, гармуныгызнын кое юк.
5 нче малай. Безгэ жыр булса да ярый, Нэфисэ апа.
Нэфисэ апа. Бер дэ жырламас идем дэ,
Сабан туе жырлата шул.
Нэфисэ жырлый. Жырла, жырла, дип эйтэсез
Сезгэ нинди жыр кирэк?
Сезнен алда жырлар эчен
Сандугач теле кирэк.
Жырла, жырла, дип эйтэсез,
Жыр капчыгым ертылган;
Кичэ бер жыр откан идем,
Ул да булса онытылган.
Ку л ча ба л а р.
Чалгы, янавычын тотып, тубэтэй-камзулдан, алдына киндер алъяпкыч япкан Закир бабай килеп керэ.
Закир бабай. Балалар, ник шаулашасыз, ни бар?
6 нчы малай. Закир бабай, иртэгэ Сабан туе бит.
Закир бабай (Ишетми. Кулын колагына куеп, якынрак килеп сорый). Э, нэрсэ дисен?
6 нчы малай. Иртэгэ Сабан туе!
Закир бабай. И-и, Сабан туемыни!
Бергэ. Эйе, бабай, иртэгэ Сабан туе!
Закир бабай. Ярар, алай булса, мэ эле, тотып тор эле, улым. (Чалгы-янавычын бер балага тоттыра.) Тарт, улым, гармунынны!

Закир бии арыганчы, тубэтэе тошкэнче. Балалар, кул чабып, такмак
эйтэлэр.
Бие, бие, Хэйбулла,
Биегэн кеше бай була;
Биегэн кеше бай булса да,
Кесэ ягы сай була.

Бие, бие, Хэйбулла,
Биегэн кеше бай була;
Бай булмаса, тук була,
Ашарына юк була.
Бие, бие, Хэйбулла,
Биегэн кеше бай була.
Биегэн кеше бай булганчы,
Карт алаша тай була.

Закир бабай. Иске мунча почмагы,
Яна мунча почмагы;
Житэр инде, куп биедем,
Егылып китэрмен тагы.
Колешу, кул чабу.
Яулык чите белэн авызын каплап, Хупжамал эби керэ.
Хупжамал (керэ-керешкэ). Закиржан, дим, Закиржан, бу ни хэл бу? Нишлэп олы башын белэн кеше колдереп йорисен? Язмаганны... Эш калдырып...
Закир бабай. Эй, карчык, иртэгэ Сабан туе икэн бит. Эш артыннан йореп, истэн дэ чыга язган. Яшь чаклар искэ тошеп китте бит эле. Эллэ, мин эйтэм, кое дэ бик кунелгэ ятышлы, бер ботерелеп алыйкмы? Э? (Карчыгы янына килэ, терсэге белэн кабыргасына тортэ.)
Хупжамал (кулын этеп). Эй, шушыны, гомер буе акыл керэ белмэде инде узенэ.
Балалар. Я инде, Хупжамал эби, ялындырып тормагыз, бер биегез инде.
Закир бабай (гармунчыга борылып). Сиптер, улым!
Эби белэн бабай биеп китэлэр. Балалар кул чабып жырлыйлар.
Биючелэр, биегез,
Матур безнен, коебез;
Биегез, биегез,
Матур булсын илебез.
Жепсез орчык эрлисез,
Эрле-бирле йорисез;
Бигрэк оста биисез,
Куз тияр дип белмисез.
Барысы бергэ биилэр.
Тыпыр-тыпыр тыпырдашып
Бергэ басыек эле.
Уйнап-колеп, жырлап-биеп,
Кунел ачыек эле.
1нче малай. Безлэр килдек, ай, сезлэргэ,
Тастымаллар бирдегез безлэргэ;
Тастымаллар бирдегез, ай, безлэргэ,
Алла исэнлек бирсен сезлэргэ.
Бергэ. Амин! Шулай булсын!
"Сабан туе" жырын жырлап чыгып китэлэр.
Алып баручы. Шатлыклар - кунелебездэ,
Ал кояш - кугебездэ,
Килегез, дуслар, кунакка,
Иртэгэ
Сабан туе була бездэ!

 


Сабантуй сценарий


Күңелле Сабан туйлары
Күңелле Сабан туйлары
(Урта яшьтәге балалар һәм зурлар төркемнәре өчен)
Сабантуй буласы мәйданчык бәйрәмчә бизәлә. Озын колгага чигүле сөлгеләр, кулъяулыклар, төрле төстәге шарлар эленә. Уеннар оештырыла торган урыннар тиешенчә җиһазландырыла. Балалар милли киемнәрдән. Уртага ике бала чыга.
1 нче бала. Шатлыклар күңелебездә,
Ак кояш күгебездә.
Килегез, дуслар, кунакка:
Сабантуй бүген бездә.
2 нче бала. Җилферди чиккән сөлгеләр,
Бүләкләр күбебезгә.
Көрәшик тә, узышыйк та —
Сабантуй бүген бездә.
Балалар бергәләп «Сабантуй» җырын (М. Садри сүзләре, татар халык көе) башкаралар.
Сабан туе — хезмәт туе, Шау-гөр килә киң болыннар,
Шатлык һәм бәхет туе, Кырлар һәм су буйлары,
Уйнап-биеп, җырлап-көлеп Котлы булсын, гөрләп торсын
Бәйрәм итик көн буе. Ямьле Сабан туйлары!
Алып баручы. Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, хәерле көн! Без бүген татар халкының олы бәйрәме — Сабан туена җыелдык. Сабантуй — ул хезмәт, дуслык бәйрәме, һәр­кемнең көтеп алган изге бәйрәме. Барыгызны да шушы бәй­рәм белән котлыйм. Балалар бакчасында эшләүче барлык тәрбиячеләр, апаларыгыз исеменнән сезгә бәхетле балачак, ныклы сәламәтлек телим. Алдагы көннәрегез дә бүгенге ке­бек ямьле, күңелле булсын! Өстәлләребездә ризыклар мул булсын!
«Сабан туе» җыры (Г. Зәйнашева сүзләре, Л. Батыр-Болгари көе) башкарыла.
Күңелле Сабан туйлары,
Бүген бәйрәм, зур бәйрәм.
Матур җырлар җырлый-җырлый
Уйныйбыз әйлән-бәйлән.
Кушымта:
Без җырлыйбыз Сабантуйда,
Иң матур җырлар сайлап.
Безнең җырга зәңгәр күктән
Кошлар кушыла сайрап.
Күбәләкләр безнең белән
Уйныйлар әйлән-бәйлән.
Сабантуй — күбәләкләр һәм
Кошлар өчен дә бәйрәм.
Кушымта.
Әти-әниләребезгә
Җыйдык чәчәк бәйләме.
Матур булсын, ямьле булсын
Сабан туе бәйрәме.
Кушымта.
Кызлар вокаль-ансамбле «Һаман бию кызык шул» җырын (Д. Гарифуллин сүзләре, Л. Батыр-Болгари көе) башкара.
Бик матур көй уйнар өчен,
Бер гармунчы табыгыз.
Бер гармунчы тапмасагыз,
Бергәләп кул чабыгыз.
Кушымта:
Әйе шул, шулай шул,
Менә шулай кызык ул.
Такмак әйтеп кул чапканга
Һаман бию кызык шул.
Бүләк читеккә күңеле
Күтәрелгән кызларның.
Хәзер инде тыпыр-тыпыр
Биисе бар аларның.
Кушымта.
Алып баручы. Ә хәзер Сабантуй уеннарын башлый­быз.
1. Чүлмәк ватам, чүлмәк ватам,
Ватып булырмы икән?
Бүләккә бер чиккән яулык
Алып булырмы икән?
«Чүлмәк вату» уены.
2. Икегезгә ике капчык,
Ягез әле, тотыгыз.
Сабан туенда ярышып,
Сез дә бүләк алыгыз.
«Капчык белән сугышу» уены.
3. Менә сиңа сулы чиләк,
Көянтә эл иңеңә.
Йөгер тизрәк, иң алдан кил,
Егыла гына күрмә!
«Су ташу» уены.
Мәйданга Камырша белән Батырша керәләр:
— Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар! Камырша. Таныш булыйк. Бу минем туганым Батырша була.
Б а т ы р ш а. Ә бу — минем җан дустым Камырша.
Алып баручы. Безнең бәйрәмгә килүегезгә зур рәхмәт, кунаклар. Әйдәгез, бергәләп күңел ачыйк. Уеннар уйныйк. Менә сезгә бау. «Аркан тартыш» уены уйныйбыз.
Камырша белән Б а т ы р ш а (бергә). Була ул!
Икесе аркан тартышалар.
Алып баручы. Балалар, әллә сез дә булышасызмы? Барысы бергә, ике якка бүленеп, бау тартышалар.
Алып баручы. Сабантуй елга бер килә,
Күңелле, олы бәйрәм!
Нур өстенә нурлар иңсен,
Биеп алыйк, ичмасам!
Татар халкының күмәк биюе башкарыла. Бию ахырында, шаулаша-шаулаша, шамакайлар керә.
Шамакайлар бергә.
Исәнмесез, балалар!
Котлы булсын Сабан туйлары.
Алып баручы. Рәхмәт! Балалар, безнең бәйрәмгә шама­кайлар килгәннәр. Әйдәгез әле, аларны да үзебезнең уеннарга катнаштырыйк.
Капчык белән йөгерү. Башта шамакайлар, аннары балалар ярышалар.
Шамакайлар. Бик күңелле икән сездә! Балалар, сезнең тагын нинди һөнәрләрегез бар?
Алып баручы. Җыр-биюсез бер бәйрәм дә
Узмый, шуны белегез.
Балаларыбыз бик булган,
Концерт карап китегез.

Балалар җырлар, биюләр башкаралар, шигырьләр сөйлиләр.

Алып баручы. Дуслар, көтеп алган Сабан туйлары ахырына якынлашты. Барыгызга да саулык-сәламәтлек телим. Киләсе елга да Сабан туйларында очрашырга язсын. Сау булыгыз!
И. К. Фатыйхова — Актаныш районы Сәфәр урта мәктәбе укытучысы.

 

Сабантуй Сценарий.

 


Сабантуй: методик ярдәмлек/ ТР Мәдәният министрлыгы;Респ. халык иҗаты һ. мәдәни-агарту эшләре фәнни-методик үзәге.-Казан:Печатный двор,2004.-96 б.

 

ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ МИЛЛИ БӘЙРӘМЕ
(Арча районында үткәрелгән Сабан туеның сценарие)
Сабантуй бәйрәмен үткәргәндә аны тантаналы ачу һәм
тәмамлау өлешенә зур игътибар бирелә, бәйрәмнең шигъри рух
белән сугарылганын исәпкә алып, борынгы гореф-гадәтләрне
хәзерге вакытка яраклаштырган һәм Сабантуй бәйрәменең
бөтен үзенчәлекләрен эченә алганын исәпкә алып,
түбәндәге сценарийны тәкъдим итәбез
Иртәннән башлап Сабантуе турында җырлар яңгырый.
Мәйданга килүче халыкны милли киемдәге кызлар һәм егетләркаршы ала.
Иртәнге сәгать 9.50. Оркестр уйный. Сәгать 10.00.Сабантуй бәйрәмен алып баручы — егет һәм кыз башлыйлар.
Салмак кына көй уйный.
1.а. б. Саумы, июнь — сабантуйлар ае!
Саумы, сабантуйлы киң мәйдан!
— Менә шулай матур яшәгез! — дип,
Җыйдык әле сезне яңадан.
Бәйрәмнәрнең таҗы — Сабантуйлар —
Бүләк безгә бөек Ходайдан.
Бу тормышның бөтен матурлыгын,
Хозурлыгын саклый бу мәйдан!
2.а. б. Хәерле иртә, бар дөнья!
Хәерле иртә, илем!
Илем — көнем, динем — телем,
Сөекле халкым минем!
Мәйдан тирәли халык җыела тора.
1 а. б. Хәерле иртә барчагызга,
Олыгызга, кечегезгә,
Бабайларга, әбиләргә,
Газиз әти-әниләргә,
Сөекле җиребезгә.

Бергә: Хәерле иртә тели сезгә Сабантуй бәйрәме бүген.
2 а. б. Сабантуйлар килде туган якка
Буразналы җирләр түреннән,
Тургай тавышлары аһәң биргән
Хезмәт батырлары иленнән!
Кунаклар трибунасына мәртәбәле кунаклар, аксакаллар күтәрелә.
1.а. б. Рәхим ит, Сабантуй, атла түргә,
Бер ел көткән халык, күр, әйдә!
Кыңгыраулы атлар тавыш бирә,
Ходайга тапшырдык, бигайбә.
2.а. б. Сабантуйлар өчен юк чит-ятлар,
Үз итә ул барлык өммәтне;
Сабантуйлар йөри илләр гизеп,
Берләштереп халык, милләтне.
Кунаклар килүе дәвам итә.
1.а. б. Бәйрәмнең ул иң миллие,
Дәртлесе, күңеллесе.
Сабантуйларның булмый ул
Үткәне, бүгенгесе...
Һәр чорның үз сабантуе!
Бармы берәр аерма?
И, Ходаем, халкыбызны
Сабантуйдан аерма!
2.а. б. Хәерле иртә, исәнмесез, хөрмәтле райондашлар!
Данлы Сабантуйның хөрмәтле кунаклары! Ерак араларны якын итеп, Сабантуй бәйрәменә кайткан якташ, кардәшләребез! Районыбызның өлкәннәре, яшьләре, бала-чагалары! Татарстан җөмһүриятеннән һәм Россиябезнең башка өлкә­ләреннән бәйрәмгә дип кайткан кадерле кунакларыбыз! Сезне бүгенге олы бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз!
1 а. б. Якын туганнар! Килгән кунаклар! Сабантуй капка­лары, ишекләр ачык! Олы бәйрәмебезгә рәхим итегез, түргә Узыгыз!

2. а. б. Шау-гөр килә киң болыннар,
Кырлар һәм су буйлары,
Котлы булсын, милләттәшләр,
Арча Сабантуйлары!
1.а. б. Вакыт чонгылында югалмаган, үзенең тәмен-ямен безнең көннәргә җиткерә алган быелгы Сабантуй бәйрәме барыгызга да миһербанлык, ныклы сәламәтлек, күңел көр­леге һәм искиткеч күп шатлыклар алып килсен!
Бергә: Ямьле булсын, шатлык тулсын, гөрләп торсын Сабантуй!

Милли киемнәрдәге 7 кыз мәйдандагы халыкны чәк-чәк белән сыйлый, 1-се кунаклар трибунасына менә.
2.а. б. Борынгыдан килгән гадәт,
Ата-бабай йоласы.
Ипи һәм тоз, баллы чәк-чәк белән
Кунакларны каршы аласы!—
Елмаешып каршы ала кызлар.
Кулларында баллы чәк-чәкләр,
Бәйрәм белән котлап кунакларга
Бәйләм-бәйләм матур чәчәкләр.
1.а. б. Кадерле арчалылар һәм Казан артын үз итеп, якын күреп ераклардан килгән кунаклар! Эше нинди, ашы шундый, дигән борынгылар. Арча хал­кының күркәм эшләре бөтен Татарстанга билгеле. Сабантуе хезмәт сөючән, тырыш, уңган булган Арча халкының күңел­ле итеп ял да итә белүләрен, җырга-моңга осталыгын, тапкырлык-зирәклеген, көч-кодрәткә ия булуларын тагын бер мәртәбә исбатлар.
Шуңа күрә дә инде Сабантуйларын арчалылар үзләре теләгәнчә матур итеп бәйрәм итәргә күнеккәннәр. Чөнки, Сабантуен мәртәбәле итүче дә, олылаучы да, хөрмәтләүче дә, кадерен белүче дә Арча кешеләре үзләре.
2.а. б. Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар! Милли бәйрәмебез Сабантуйны ачу һәм котлау өчен сүз халык депутатларының Арча район Советы рәисе, район хакимияте
башлыгы улы бирелә.
Рәхим итегез!
Кызлар ипи белән тоз тапшыралар, балалар чәчәк букеты тапшыра.
чыгышыннан сон, сүзне Татарстан Республикасы
Президенты Минтимер Шарипович Шаймиевка бирелә.
М. Ш. Шаймиев чыгышы. (Кыз бала чәчәк тапшыра.)
«Туга “Туган җирем Татарстан” җыры (А. Ключарев музыкасы, Г. Зәйнәшева сүзләре) яңгырый.
Бу музыка астында шигъри юллар яңгырый.
1.а. б. Татарстан!
Республикам минем,
Тынычлык һәм дуслык бакчасы!
Казан, Чаллы, Әлмәт, Арчаларың,
Авылларың ямьле — барчасы!
2.а. б. Киң Иделең, мәгърур Чулманнарың,
Чал тарихың белән шатлы син;
Тукай, Сәйдәш, Илһамнарың белән,
Минтимерең белән данлы син!
1.а. б. Тырыш халкың бердәм булып тарта
Чорлар йөген — тормыш арбасын.
Шуңа бүген дөнья мәйданында
Ныклы адым белән барасың.
2.а. б. Татарстан! Сабантуйлар иле,
Халкың чиккән сөлге кулыңда.
Көрәшләрдә җиңеп, даннар ал син,
Гөлләр үссен барыр юлыңда.
1.а. б. Татарстан! Нинди матур исем —
Йөрәкләргә язып ятларга!
Тик уяу бул, халкым, илкәеңне
Күз карасы кебек сакларга!
2.а. б. Хөрмәтле кунаклар, дуслар, туганнар, якташлар! 2003 елның Сабантуе флагын күтәрү хокукы узган елгы
Сабан туе батыры , авыл хуҗалыгы җитештерү
кооперативы механизаторы һәм 2002 ел Сабан туе­
ның татарча көрәш буенча абсолют батыры__________бирелә.
Мәйданга рәхим итегез, батырлар!
Флаг күтәргәндә тынлы оркестр марш уйный, күгәрченнәр һәм шарлар очырыла.
1.а. б. Җырлары һәм гармуннары белән
Сабантуйлар килде әйләнеп.
Ап-ак һәйкәл гүя калкып чыккан —
Мәйдан тулы сөлге бәйләме.
Тамаша кыл, күңел ач син бүген,
Биеп җибәр, әйдә, булмаса!
Болынлыкны яшел постау итеп,
Табын кора туган-тумача.
Туган якның чишмәләре тәмле
Җилләренә хәтле, һәй, тыгыз.
Кардәшләрем, кунак булып бүген
Сабантуйга Сез дә кайттыгыз.
2.а. б. Шәрран ачык күңел бакчалары,
Хөсетлек юк, юктыр яман уй.
Җанны, рухны, йөрәк тибешләрен
Бергә тоташтыра Сабантуй.
«Бу бит безнең Ватан»,— дия-дия,
Шатланыйк без, уйныйк, гөрләшик.
Якташларым! Сабантуйда сыман,
Яшәүдә дә мәңге берләшик!
Хөрмәтле райондашлар! Сабан туебыз кунаклары! Үзебез­нең матур традиция буенча авыл һәм район Сабан туй­ларында һәр елны язгы кыр эшләренә йомгак ясала. Менә быел да район хакимияте башлыгы сабан батырларын бүләк­ләү турында карар чыгарды.
1 а. б. Сабантуй мәйданында иң хөрмәтле, иң мактаулы урын, әлбәттә, сабан батырларына, бәйрәмгә җыелган һәрберебез аларны хөрмәтли, сабан батырларын зурлый, данлый. Икмәккә нигез салучы кыр батырлары һәртөрле мактауга лаек. Аларны мәйданга чакырабыз. Менә алар — иң тырыш, иң булган егетләр!

Авыл хуҗалыгында җиңеп чыккан батырлар хакында текст бара. Батырлар бер-бер артлы мәйданга чыга.
1.а. б. Иген кырларында сынатмаган
Батырларга мәйдан кул чаба.
Туган якны янә данлар өчен,
Пәһлеваннар чыга уртага.
Әйдәгез, дуслар, сабан батырларын алкышлап каршы
алыйк. Аларны бүләкләү өчен хакимият башлыгы
кабат мәйданга чакырабыз.
Бүләкләү тантанасы
Авыл хуҗалыгы ширкәтенең сабан батырлары белән таныту, район хакимиятенең рәхмәт хатлары, мактау дипломнары, истәлекле тасмасы, кыйммәтле бүләкләр тапшыру, мәйдан тирәли Почет (хөрмәтләү, мактау) түгәрәген узу, сабан батырларын мәйданнан озату йоласыннан тора.
2.а. б. Бу дөньяда — һәр кешегә кайтып сыенырлык җылы учак, тыныч почмак кирәк — ул гаилә учагы. Ике Сабантуй вакыты арасында чишмә суыдай саф мәхәббәтләрен җилкән итеп, шатлыкларга тулы тормыш көймәсендә йөзеп, районыбыз буенча 295 яшь йөрәк гаилә корды. Бүген, бу зур мәйданда әнә шундый пар канатлы, бер-берләреннән башка яши алмаучы, шатлык-кайгыларын бергә уртакла­
шып яшәүче, иң матур гаиләләрне хөрмәтлибез. Рәхим итегез, яшь парлар, сезне мәйданга чакырабыз.
Парлар мәйданга чыга.
2 а. б. Җилкендерә, и, Сабантуй
Хисләрне күңелдәге —
Мәхәббәт булып җилферди
Сабантуй сөлгеләре!
1 а. б. Элек-электән Сабантуйга алдан бүләкләр әзерлә­гәннәр. Бигрәк тә кызлар Сабантуй бүләге итеп берсеннән-берсе уздырып сөлге, кулъяулыклар чиккәннәр, ә инде яшь Киленнәр бүләге аерым игътибарга лаек. Алар Сабан-туена чиккән сөлге бүләк итәләр. Бу сөлгеләр иң кадерле кунакларга, көрәшчеләргә бүләк итеп бирелә.
«Рәхмәт әйтәм яшь киленгә.
Затлы сөлгесе өчен»,— диләр горурланып мәйдан тоткан ир-егетләр.
Шушы сүзләрне сөйләгәндә, яшь парлар кунаклар утырган трибунага юнәләләр. Киленнәрнең кулларында сөлгеләр һәм алар бүләкләрен
аксакалга бирәләр.
2 а. б. Сабан туен тагын да бизәп, элекке йолаларыбызны искә төшерүегез өчен рәхмәт сезгә, киленнәр. Әйдәгез әле, хөрмәтле райондашлар, яшь гаиләләргә тигез-матур тормыш, сәламәтлек телик! һәрчак шулай шат күңелле һәм бәхетле булыгыз!
Хакимият башлыгы мәйдан уртасында яшь парлар белән фотога төшә, киленнәргә — чәчәк, егетләргә түбәтәй тапшырыла.
1 а. б. Хөрмәтле райондашлар, Сабантуй кунаклары!
Районыбыз елдан-ел үсә, матурлана бара. Арчалылар шулай иләчәккә өмет белән яши, ә киләчәк ул — балалар.
Районыбызда ике сабантуй арасында 520 бала туды. Ә менә 2003 елның 1 январенда 3 сабый дөньяга килде. Алар Арчадан _____________һәм______________гаиләсендә туган,______________авылыннан_______________һәм________________гаиләсендә туган_______________,_________________бистәсеннән_________________һәм__________гаиләсеннән_________________.
Энҗе бөртегедәй балаларыгыз туу белән котлыйбыз, җан җимешләрегез шәфкатле, тәүфыйкьле, матур һәм бәхетле булып үссеннәр. Сезнең Шатлыкларыгызны без дә уртак­лашабыз, мәйданга рәхим итегез. (Фотога төшү).
2 а. б. Бөтен районны шаулаткан «Яңа гасырда — яңа адымнар» дигән бәйге берәүне дә битараф калдырмады. Иҗади концертларны районыбызның 22 мең кешесе кара­ды. Барлыгы 62 коллектив чыгыш ясады. Бәйге барышында
23 хор, 82 бию коллективлары, 55 вокал, 46 гаилә, 28 инст­рументаль ансамбле оешты. Бу бәйгене оештыруга үзләреннән зур көч, тырышлык куйган һәр кешегә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

«Яңа гасырда —Яңа адымнар» дип исемләнгән район конкурсында предприятие, оешма, учрежденияләр арасында барган иҗади конңерт бәйгесендә түбәндәгеләр җиңүче дип табылдылар. (Бүләкләү тантанасы. Бүләкләү тантана­сында жиңүче оешмалар, уку йортлары, җитәкчеләр исеме атала, кыйммәтле бүләкләр тапшырыла).
Театральләшкән күренеш
Мәйданга атлы җайдаклар керә.
1.а. б. Пар җайдаклар килә мәйдан буйлап:
Батыр егет белән матур кыз.
Бәхет теләп пар догалар чыңлый,
Котлы булсын Сабан туебыз.
Сабантуйлар — безнең йөзек кашы,
Кадерләрен белеп яшик лә.
Ярсу юргаларда яшьлек килә,
Юл бирегез, дуслар, яшьлеккә.
Йөзләрендә кояш елмаюы,
Күзләрендә яшен чаткысы.
Алар йөнләгән юртакларның
Тоягыннан сибелә йолдыз яктысы!
Их, шәп тә соң, сөлге болгап
Мәйданнарны бер урау.
Күңелләрне очындыра
Ат тоягы — кыңгырау.
Сука җигелгән ат керә, атның тезгенен — егет, ә суканы бабай тоткан.
2.а. б. Борын — борыннан иген игү халкымда иң изге, иң саваплы хезмәт саналган. Әнә шуңа да беренче буразналарны елның елында, бисмилла әйтеп, аксакаллар сызган. Яңа гына күпереп пешкән икмәкне хәтерләткән, сөрелгән туфракка алтын бөртекләрне дә аксакаллар сипкән, җир-анага хөрмәт, ихтирам әнә шулай аксакаллар аша яшь буынга күчә барган.
Сүз имам-хатыйпка бирелә. Ул Сабан туе белән тәбрикли.

2.а. б. Хөрмәтле кунаклар! Ярыш, көрәш әле башлан­маган, сыналмаган әле ир биле, ә Сабантуйның бүгенге батырлары билгеле — ул менә бирегә җыелган Арча районы­ның эшчән халкы. Алар — кыр батырлары, хезмәт алдын­гылары, безнең киләчәгебез — шат йөзле балалар, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары, мәгариф һәм мәдә­ният хезмәткәрләре.
Сез аларны хәзер тантаналы мәйдан әйләнешендә күрәсез. Беренче рәтләрдә районыбыз яшьләре бара. (Аларга багыш­ланган шигъри юллар укыла).
Сез менәсез күккә, биеклеккә,
Иксез-чиксез зәңгәр киңлеккә
Сезнең яшьлек сүнмәс якты маяклы,
Мәңге сынмас корыч канатлы.
1.а. б. Мәйдан аша районыбызның сугыш һәм хезмәт ветераннары уза. Тормыш авырлыкларына карамастан, ветераннар һаман безнең сафта. Аларга озын гомер, сәла­мәтлек телибез.
Картаймагыз әле, ветераннар,
Сезгә тиеш әле күпме назлар:
Шөкер, сез күргәннәр артта калды,
Тыныч яши хәзер халыклар.
Сугыш афәтләрен, ятимлекне
Күрмәсеннәр иде оныклар.
2.а. б. Мәйданда — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек ида­рәсенең алдынгылары. Ул 2003 елның Сабан батырлары, районыбызның алдынгы терлекчеләре һәм механизатор­лары. Җирдән мул уңыш алучы батыр игенчеләргә, күп ит, сөт җитештергән уңган терлекчеләргә, тракторчыга, шоферга һәм комбайнчыларга безнең ялкынлы сәламнәребезне
юллыйбыз.
Шул рәвешле мәйдан аша алфавит буенча төрле оешмалар уза. Бәйрәмне алып баручылар бу оешмалар турында кыскача сөйлиләр, алдынгылар белән таныштыралар, яңадан-яңа уңышларга өндиләр,
рәхмәт әйтәләр.

1.а. б. Хөрмәтле райондашлар, кунаклар! Бүгенге Милли бәйрәмебездә безгә сәүдә хезмәте күрсәтүче, тәмледән-тәмле ризык белән сыйлаучы район кулланучылар җәмгыяте коллективына зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Район коопера­торлары үзләренең кыйблаларын югалтмыйча, хезмәтләрен
намус белән башкарып, сатып алучыларга йөз белән борылдылар. Эшегез уң, киләчәгегез якты булсын, хөрмәтле район кулланучылар җәмгыяте хезмәткәрләре!
2.а. б. Кайда гына эшләмәсен, күңел җылысын биреп эшләгән кеше һәрвакыт хөрмәт иясе булды. Сезнең кебек хезмәт батырлары, үз эшләренең чын осталары, ветераннар, яшь алмашлар булганда, эшләребез уңышлы барыр, кыйблабыз югалмас, районыбыз һәм республикабыз чәчәк
атар!
1.а. б. Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле ветераннарыбыз, хезмәт алдынгылары һәм хөрмәтле кунаклар!
2.а. б. Иптәшләр! Мәйданга бизәлгән җигүле атлар керә. Карагыз әле, ничек матур итеп, бөтен күңелен, җан җылысын биреп, яратып бизәгәннәр аларны хуҗалары. Рәхмәт сезгә! Нинди матурлык, нинди ямь өсти бу атлар бәйрәмебезгә.
Бизәлгән атлар, гармунчылар һәм милли киемдәге кызлар утырган атлар парады бәйрәмне дәвам итә.
Ат парады барганда шигъри юллар укыла.
1.а. б. Эх күңелле атка утырып
Мәйданнарны бер урау,
Биеп барган ат тоягы –
Иң гаҗәеп кыңгырау!
Эзгә басып, әнә атлар килә,
Беренчесен каршы алыгыз.
Сабантуе гөрләп үтә бездә,
Җырлап, уйнап, биеп калыгыз!
2.а. б. Сабан туе, бүген Сабан туе!
Чишмәләрдән чыңлап аксын суы.
Чыңлап аккан чишмә суы кебек,
Изүләрен ачкан гармун чыңы.
Яшь киленнәр кыз чакларын уйлап
Колгаларга элә, элә сөлге!
Сандугачлар, бакчаларын ташлап,
Гармунчыга биргән сүзне.
Бәгырь өзелердәй моңлы көе,
Әй, гармунчы, әйттер, әйттер шуны!
Аерылганнар кире кайтыр булсын!
Өзелеп көткән кавышкандай тойсын,
Вәгъдәләшкән вәгъдәсендә торсын,
Әй, гармунчы, әйттер, әйттер, шуны!
Сабан туе бүген, Сабан туе!
Мәйданда сәнгати-спорт күрсәтмә чыгышлар башланып китә.
1.а. б. 2003 ел Сабантуй мәйданында Арча педагогия көллияте коллективы. Аларның котлауларын кабул итеп алыгыз. Сезнең игътибарыгызга сәнгать-спорт чыгышы, алкышлап каршы алыйк әле.
2.а. б. Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар! Мәйданда балалар спорт мәктәбенең яшь спортчылары чыгыш ясый.
1. а. б. Хөрмәтле кунаклар! Безне бәйрәм белән котлап, үзләренең кайнар сәламнәрен республика аэроклубы спорт­чылары да алып килгән.
Соңгы елларда бу спортчыларның чыгышы Арча Сабан­туйларының бер матур мизгеле булып тора. Хәзер сезнең игътибарыгызга республика аэроклубы парашютчыларының күрсәтмә чыгышын тәкъдим итәбез.

Парашютистлар мәйданга төшкәч, кызлар аларга чәчәкләр бирә.

Батырлар бил алышырлар,
Дуслык хисе күңелдә.
Бабайлар гореф-гадәте
Саклана бит бүген дә.
Осталарга, тапкырларга
Бирелгән бүген мәйдан.

Халкыбызның Сабантуй бәйрәмендә үткәрелә торган уеннарга күчү өчен тәкъдим ителә торган текст.

Хөрмәтле кунаклар, райондашлар! Берничә минуттан Сабантуйның иң гүзәл мизгеле — татарча көрәш буенча ярышлар башланачак.
Быел ул 4 үлчәү авырлыгында үткәрелә:
70 кг-га кадәр;
80 кг-га кадәр;
90 кг-га кадәр;
90 кг-нан югары.
Ветераннар һәм яшүсмерләр арасында да көрәш узды­рыла. Көрәшкә язылыгыз.
Көрәшкә язылу__________сәгатьтә төгәлләнә.
2.а.б. Бәйрәм тамашасының уеннары борынгыдан кал­ганнар — халыкныкылар. Менә алар: чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, йомырка салынган кашык кабып йөгерү, бүләк­ләрне күз бәйләп кисү, сулы чиләк-көянтә белән йөгерү, аркан тартышу, колгага менү, бүрәнәдә капчык белән сугы­шу һ. б. Без сезне уеннарда, алышларда, ярышларда катна­шырга чакырабыз! Җиңүчеләрне дә, катнашучыларны да бүләкләр көтә.
1. а. б. Борын-борыннан халкыбыз атларны яраткан, аны тәрбияләгән, Сабан туйларына әзерләгән. Бүгенге бәйрәмдә сез җирле һәм чиста токымдагы атларда җайдаклар узышын күрерсез. Өч үлчәүдә — җиңел, урта һәм авыр үлчәү­
ләрдә гер күтәрү, спорт уеннары: ирләр арасында 1500 метр­га, хатын-кызлар арасында 100 метрга, хатын-кызлар арасында 4 тапкыр 100 метрга эстафета йөгерүләре — барысы да сезнең өчен. Мәйдан кырында көн буе сәүдә һәм җәмәгать туклануы, көнкүреш медицина хезмәте күрсәтелә, җыр- уен түгәрәкләре оештырыла.
2. а.б. Хөрмәтле райондашлар һәм Сабантуйга кайткан кунаклар!
«Росгосстрах-Татарстан» ачык акционерлык иминиятләү Җәмгыятенең Арча филиалы барыгызны да бүгенге зур бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итә, күңелле һәм матур ял итүегезне теләп кала.
Сабантуй уеннарында катнашучы көрәшчеләр, атта чабучылар һәм колгага менүчеләрне 10 мең сумга иминиятләп куйды.
Бер дә курыкмыйча, Сабантуй уеннарында барыгыз да актив катнашыгыз, Ходай тәгалә сезгә бетмәс-төкәнмәс көч-күәт биреп торсын!
«Тасфир» фирмасы һәрвакыт сезнең белән!
Шул рәвешле барлык уеннар оештырыла.
2. а.б. Сабантуй җитте, дусларым —
Килгәнсез, рәхмәт сезгә,
Булыр бүгенге бәйрәмдә
Милли моң, тәмле сүз дә.
Сабантуймы, сабантуй —
Уеннар туе бит ул.
Тәм-томнар сые бит ул,
Җиңүләр уе бит ул.
Татарча бил алышып,
Аркан белән тартышып,
Ватмый йомырка ташып,
Сынашып, җиңсәң әгәр —
Сабантуй — эчкә шатлык сыймас туй!
Ә хәзер район үзешчәннәренең һәм кунакларның бәй­рәм концертын башлыйбыз.
Концерт программасы аерым сценарийда тәкъдим ителә.
Сабантуй ахырына якынлаша
1. а. б. Хөрмәтле кунаклар! Безнең бүгенге сабантуебыз­ның баш батыры билгеле булды. Ул гадел көрәштә җиңеп, батыр калуы белән һәркемне сокландырды.
Күңелләрне рәхәтләндерә торган, җанга җылы бирә тор­ган Сабан туе узып бара. Күгебез һәр көн саен сафлансын, өметләр аклансын, тормышыбыз бүгенге Сабан туйлары кебек ямьләнсен. Сабантуй флагын төшерү абсолют батыр__________________ тапшырыла.

Оркестр С. Сәйдәшевның Совет Армиясе маршын уйный.

2.а.б. Бәйрәмнәр мөбәрәк! Сабантуй буыннарга дәрт, йөрәкләргә көдрәт илә күәт, җаннарыбызга иминлек, тынычлык иңдерсен! Ил-җиребез имин, бала-чагаларыбыз, кардәш-ыру, туган-тумача сау-сәламәт булсын!
Табыннар түгәрәк булсын!
Мөхтәрәм кунаклар!
Кадерле райондашлар!
Хушыгыз, сау булыгыз!
Киләсе Сабантуйларга кадәр!