сантехник миасс электрик миасс
сантехник миасс электрик миасс

 

Сантехник Миасс

Электрик Миасс

Эвакуатор Миасс, Эвакуатор Чебаркуль

Услуги перфоратора. Услуги отбойный молоток

мтс.     +7 9124076666
т2.      +7 9049463666

Вызвать сантехника на дом. Вызвать электрика на дом

Содержание материала

Сабантуй стихи на татарском


Сабантуй: методик ярдәмлек/ ТР Мәдәният министрлыгы;Респ. халык иҗаты һ. мәдәни-агарту эшләре фәнни-методик үзәге.-Казан:Печатный двор,2004.-96 б.
Разил Вәлиев

ТОРМЫШ САБАНТУЕ

Билне буып без көрәшкә чыктык
Иң беренче булып мәйданга.
Егылсак та, җир күтәрде безне,
Юатырга картлар бар янда.

Яманлыкны күрсәк, Җәлилләрдәй,
Без атылып кердек уртага.
Дөреслекне эшләп дөнья кичтек,
Зарланмадык бер дә юл тарга.

Алда өч юл — әкияттәге кебек...
Бәхетлесен, дидек, кем сайлар? ...
Юл өзелде... Сугыш... Яуга китте
Мылтык буе уйчан малайлар.

Тешне кысып без көрәшкә чыктык
Беренчеләр булып мәйданга,
Үтте сугыш йөрәкләрне таптап,
Күмеп безне яшькә һәм данга.

...Чаба атлар — тормыш сабантуе!
Кемнәр кыю? — Билдән алышыйк!
Малайларның йөрәк түрендәге
Батырлыкны эзләп табышыйк!


Ренат Харис

ТАТАР БӘЙРӘМЕ

Сабантуйларның саны юк!
Юк Сабантуйның яше...
Сабантуй һәрбер татарның
йөрәк түрендә яши.

Яши ул могҗизабулып,
яши ул өмет булып,
әйтерсең лә, чәчү беткәч,
яварга килгән болыт!

Әйтерсең лә, яңгыр үткәч,
ялтырап чыккан кояш —
нурын терек суы итеп
җан тамырына коя.

Көне җиткәч, йөрәкләрдән
ул мәйданнарга таша.
Чишмә-чишмә куанычлар
бәйрәм булып тоташа.

Сабантуй — борынгы йола!
Бүген дә ул шул килеш!..
Шарты бер — кеше үзеннән
үзе сорарга тиеш:
хакым бармы соң бәйрәмгә,
лаеклымы мин аңа?..
Гасыр аръягында туган
бу сорау һаман яңа.
Бу сорауга татар халкы
җавабын бирә торды —
тәненнән кан акканда да
ул икте, язды, корды!

Шулай итеп Сабантуйга
яулады ул үз хакын...
һәм менә көчле кулына
язмышын алды халкым.

Язмышка хуҗа халыкның
шатлыкка да хакы бар —
ә шатлыкның Сабан туе
дигән мәгърур аты бар.

Яңгырасын ул мәйданда,
гөрләсен һәр йөрәктә —
Сабан туе һәр кешене
көр яшәргә өйрәтә!
АК СӨЛГЕ
Ихтирамымны белгертим
хак сүз белән:
Кунак килсә, каршыладың
ак йөз белән;
дошман килсә, чыкмадың
кулын юарга,
һәм булмадың ак төстәге
сатлык байрак!
И, ак сөлге, беркайчан да
пычранмадың —
күпме сөрттең гаделләрнең
хәлил канын!
Син көрәштең Сабантуйда,
билгә яттың.
Көрәшченең гаделлеге,
көче артты.
Көрәшләргә озатып калдың
син ирләрне,
сау бул, диеп, кулга кушылып
җилфердәдең,
җилфердәдең кызыл туйлар
пар атында,
әверелеп туйның бәхет канатына...
Җеназада син, ак сөлге,
безнең кулда.
Озатасың гүр иясен
соңгы юлга...
Кичерешләрнең таныш сиңа
һәркайсысы,
илемнең һәрбер шатлыгы,
һәр кайгысы.
Син бит үзең дә халкымның
күңеле төсле —
сөттән сеңгән зур пакьлекнең
бер көзгесе.
һәрбер эшнең, һәр ниятнең
өмете — уңыш.
Кешеләрнең нияте зур,
сөлге,
булыш!

 

Сабантуй стихи 

 

Роберт Миңнуллин

ИЛЕШ САБАНТУЕ*

Кыза гына, кыза сабан туе!
Алыш, ярыш, көрәш — биредә.
Ак сөлгеләр ята тыпырчынып
Илеш ирләренең, билендә.

Атлар килә! Матур атлар килә,
Оныттырып бөтен уенны!
Ә атлары шундый зифа буйлы,
Ә атлары — аккош муенлы.

Атлар килә уйнап! Шул чагында
(Сизмичә дә хәтта калынлы)
Ук шикелле очкан Җирән кашка
Борылмада кинәт абынды.

Өстендәге малай очып төште.
Торып басты. Елап җибәрде.
Авыртканнан түгел, гарьлегеннән,
Кызганганга күрә Җирәнне.


Кочаклашып елаштылар. Аннан
Икесе дә читкә атлады...
Чабыш дәвам итте. Очты гына
Сабантуйның калган атлары!

Онытылды шундук абынган ат.
Бер хакыйкать узды уемнан:
Шул ат кебек бик тиз онтыласың,
Төшеп калсаң әгәр уеннан.

Җиңәргә дә мөмкин иде бит ул.
Ай, кызганып куйдым мин атны. Җиңүчеләр бизи сабантуйны. Җиңүләре бизи ир-атны!

Абынса да кемдер, егылса да, Җиңүчеләр һәрчак табыла.
Тик нишләмәк кирәк, бу дөньяда Дүрт аяклы ат та абына.


*
Кыскартып бирелә.

 

 

Мөхәммәт Мирза

САБАНТУЙ*
Татар көпшәк халык түгел, йолкырга, тарткаларга...
М. Шаймиев
1
Сабантуй — туган халкымның Тиңдәшсез тантанасы!
Кешелеккә яшьтәш бәйрәм,
Әйтегез, кайда бар соң!

Ядкаре бөек Болгарның
Хаҗитархан, Урданың.
Сарматларда, Каганатта
Сабантуйлар булган ул!


Сабан туе орыш түгел,
Ярыш, алыш —сынатма, Мәйданнарга сөлге тотып
Чыгып баскан ир-атка
Төбәлгән ил-йорт карашы,
Алымы ни, ысулы.
Аксакаллар хөкем итәр,
Хаклык булмас кысулы...

Җитезләрнең җитезе кем, Матурлардан кем матур? Тапкырларның тапкыры кем, Батырлардан кем батыр?


Барлау кирәк, санлау кирәк,
Данлау кирәк аларны.
Батырлары булса гына
Халык гомере дәвамлы.
Шул исемдәге поэмадан өзек.


Зөлфәт

САБАНТУЙ СӨЛГЕЛӘРЕ

Сабантуй сөлгеләре лә — Кояштыр өлгеләре... Чигүчесе кем икән соң? — Кемнәрнең сеңелләре?

Кемнәрнең, сөйгән ярлары Тамызган күз нурларын,
Ал чәчәкләр итеп чиккән Назлы сөю җырларын?

Билләһи, җанлы шикелле Лаләсе, сөмбелләре... Батырны чын батыр итә
Саф көрәш сөлгеләре!

Борынгы батыр куәте
Күчә яшь егетләргә,
Килешә сөлге, килешә
Яшь Алып кебекләргә.

Чигү чиккән яшь сылукай Елмаеп әйтә кебек:
Тугры ярың мин булырмын Билеңне бирмә, егет!

 

 

Харрас Әюп

САБАНТУЙ
Яланнарда сабантуйлар гөрли,
Яшь егетләр сыза гармунын, Уйнаклатып җилләр алып китә Еракларга гармуннар моңын.

Вак-вак атлап биегән кызлар ялгыш Йөрәгеңә басар кебекләр.
Җаен табып кына сылуларга
Каш сикертеп уза егетләр.

Көрәш кыза мәйдан уртасында, Дулкынлана халык: кем жиңәр? Көрәшчеләр әле бил бирмиләр, Чыдасыннар гына сөлгеләр!

Гасырларның йөген күтәргәндә Бөгелмәгәч, бер кат сыналган.
Гер ташларын чөйгән чакта гына
Бу беләкләр, беләм, сыгылмас.

Бәйгеләрдә — җилдән җитез атлар. Дагалардан очкын чәчелә.
Ат өстендә килгән үсмерләрнең
Ут кабыныр сыман чәченә.

Яланнарда сабантуйлар гөрли. Бәхетлесе илнең бүген мин.
Хәтфә кебек яшел яланнарга
Ачып салган халкым күңелен...


Салисә Гәрәева

САБАНТУЙ АТЛАРЫ

Оран салды мәйдан: —Атлар килә! Атлар килә — чабыш атлары!
Бар микән ул татар йөрәгенең
Атка сокланмаган чаклары?!

Җилдәй җитез, җилбер яллы атлар, Муеннары — Аккош муены!

Изге йола: көч сынашыр өчен
Атлар чыга Сабан туена...

Ялларына бөдрә башын иеп,
Йөгерек атын куа бер егет.
(Бу дөньяда без бит үзебез дә Бәйгеләрдә чапкан ат кебек).

Канатлы ат сыйган җаны белән
Авыл йөгерә атлар каршына.
Сабан туйда чапкан малкайларны Сөлге белән, халкым, каршыла!..

Атлар уза мәйдан уртасына: Беренчесе... Аннан башкалар — Алмачуар, кара-туры атлар,
Җилбер яллы җирән кашкалар...
Бер әбинең күрәм юл читендә
Чиккән сөлге тотып торганын: Сөлгесен ул салыр муенына
Иң ахырдан килгән юрганың...

 


Мөдәррис Әгъләмов

САБАНТУЙ
Сабантуйларда да алга карый халык,
Көрәштерә башлый нәниләрдән алып.

Сөлгеләр тотыла, һәр авыл
Батырын күзәтә, билгеле...
Мәйдан күк кысыла йөрәкләр:
Бирмә билеңне!
Бирмә-ә-ә...
Дошманнар таптаса җиреңне, Сорамый: «Син батыр идеңме?» Мәйдан күк кысыла бар халык:
Бирмә илеңне!
Бирмә!