сантехник миасс электрик миасс
сантехник миасс электрик миасс

 

Сантехник Миасс

Электрик Миасс

Эвакуатор Миасс, Эвакуатор Чебаркуль

Услуги перфоратора. Услуги отбойный молоток

мтс.     +7 9124076666
т2.      +7 9049463666

Вызвать сантехника на дом. Вызвать электрика на дом

Содержание материала

Поздравления молодоженам на татарском языке.

 



Абау дустым!

Бигрэк матур киенгэнсен!


Тьфу! Кузем тошмэсен

Кульмэген дэ килешкэнен

Сайлап кия белгэнен

Узгэрде йорюлэре

Узгэрде келулэрен

Эллэ кайлардан куренэ

Бик бэхетле коннэрен

Алдагы бэхет коннэрен

Бэхетле утсен шулай.

Кияугэ гел карап торасын

Бигрэк яратасын бугай

Э син кияу?

Хэзер безнен зур нэселдэ

Кияу булдын тугелме?

Кадерен бел, ким-хур итмэ

Саклый бел безнен кызны.

 

 



Каршылыйбыз буген синен;

Котеп алган гомер бэйрэмен;

Якыннарын жыела буген яннарына;

Озеп сина чэчэк бэйлэмен;

Матур танда тугангадыр;

Жырлы-монлы синен кунелен;

Шатлык-куанычлар белэн утсен ул;

Ходай язган барлык гомерен.

 

 



Хислэр ташый йорэк туреннэн

Саф телэклэр булып тугелэ

Сине туган конен белэн

Тэбрик итэбез чын кунелдэн

Торыш юлын уз син шатлык белэн

Авырлыклар юлдаш булмасын

Озын юлда баскан эзен калмасын

Вак янгырлар аны юмасын.

 

 



Кияү һәм кәләш!

Юллар кебек озын гомер сезгә,

Кайгы җиле бердә тимәсен.

Заман кораллары читләп үтсен,

Яшәү дәрте һич тә сүнмәсен

Йөзләрдә елмаю янсын,

Табынга җыр куй, әйдә.

Бөтен яктан теләк яусын,

Килен белән кияүгә.

Бик тә җиңел йөрешегез,

Бик пар килгән буегыз.

Гөрләп үтсен тормышыгыз,

Гөрләгәндәй туегыз.

Сезнең өстәлдә һәрвакыт

Сый-хөрмәт тулып торсын.

Сыйлагыз дусны яратып,

Дуслар гел килеп торсын.

Тасма телләр белән сезгә

Дошманнар сыенмасын.

Якты нур сүнмәсен йөздә,

Мәхәббәт суынмасын.

 

 



Изге теләк, назлы сүздән башка

Табып булмый затлы бүләкне.

Безнең өчен бик тә кадерле сез,

Бик тә якын, бик тә кирәкле.

Тигез гомер насыйп булсын,

Гел атлагыз янәшә.

Сау-сәламәт булып кына

Яшәгез йөзгәчә.

 

 



Пар балдаклар балкышыннан

Күзләребез чагыла,

Сез бүген – иң гүзәл пар

Чәчәкләр кочагында!

Еллар узсын бәхеттә,

Тазалыкта-саулыкта,

Шатлыкта, мәхәббәттә,

Иминлектә, муллыкта!

 



Кадерле _________________

Без Сезне яңа тормышка аяк басуыгыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез!

Кая гына барсагызда, шатлык сезгә юлдаш булсын.

Йөзегез кояш кебек көлеп торсын.

Тормышыгызда роза чәчәкләре кебек

Кешеләрне сокландырып торыгыз.

 

Икегез дә пар килгәнсез

Котлы булсын туегыз.

Бәхет белән балкып торсын

Сезнең тормыш юлыгыз.

 

Изге мәхәббәт хисләрен

Вакламыйча саклагыз.

Тормыш дигән олы юлдаш

Гел янәшә атлагыз!

Шатлык белән тулып торсын

Сезнең тормыш кесәгез.

Бер тамырдан үскән гөлдәй

Гел янәшә яшәгез.

Котлы булсын туегыз. Уртак булсын уегыз, бәхетле булыгыз!