сантехник миасс электрик миасс
сантехник миасс электрик миасс

 

Сантехник Миасс

Электрик Миасс

Эвакуатор Миасс, Эвакуатор Чебаркуль

Услуги перфоратора. Услуги отбойный молоток

мтс.     +7 9124076666
т2.      +7 9049463666

Вызвать сантехника на дом. Вызвать электрика на дом

Содержание материала

Сценарий выпускного вечера на татарском языке


2 өлеш.

Төзүче: Прокопьева Татьяна Ильинична, Тукай районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле Мәләкәс урта гомуми белем бирү мәктәбенеӊ татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

А л ы п б а р у ч ы. Кадерле укучылар, әти-әниләр, кунаклар! Чыгарылыш кичәсенеӊ 2 өлешен башлыйбыз.
Тагын 9 укучыбыз мәктәпне тәмамлады. Алар барлык имтиханнарын да унышлы тапшырды, без мона бик шат.
Әле кайчан гына сез 1 нче сыйныфка укырга кергән идегез. Әйе, ул вакытта барысы да беренче иде — беренче укытучы, беренче кыӊгырау, беренче укыган сүзләр, беренче шатлыклар, бе­ренче борчулар... Белем үрләрен яулый-яулый 11 ел сизелми үтеп тә киткән.
Кадерле укучылар! Сезнен белән гел бергә булдык, шатлыкларыбыз да, борчуларыбыз да уртак иде, инде менә аерылышу мизгелләре дә килеп житте. Сезне олы тор­мыш юлына аяк басуыгыз белән чын күӊелдән тәбрик итәбез.

Кайчан гына әле күбәләктәй
Ашкынып килдегез мәктәпкә.
Җиз кыӊгырау дәште сезне беркөн
Яналыклар тулы дәрескә.
Үтте бик күп айлар, үтте еллар.
Куз алдында үсеп життегез.
Белем үрләренә омтылдыгыз,
Бәйгеләрдә бик еш җиӊдегез.
Мәктәптә сез канат ныгыттыгыз,
Хәзер инде очып китәсез.
Шатлык, куаныч, изге күӊел белән
Каршылагыз һәр көн иртәсен.
Эшләрегез һәрчак унай булсын,
Изге хисләр безнеӊ йөрәктә.
Хәерле юл сезгә, укучылар
-Калабыз без шушы теләктә.
Тин мәхәббәт бирсен Ходай сезгә,
Бәхет диӊгезендә йөзегез.
Муллык, шатлык, сәламәтлек белән
Тулы булсын һәрбер көнегез.
Ышанабыз сезгә: мәӊге кызартмассыз,
Безнен йөзне, туган ил йөзен,
Онытмагыз, һәрчак көтә сезне,
Әти-әниләрегезнеӊ нигезе.

Хөрмәтле Сәрия Хәнифовна! Белем диӊгезе буйлап корабль йөзә, ә Сез капитан күперчегендә утырасыз, корабльнеӊ командасын белеп, ышаныч белән һәм кыю алып барасыз. Кайчакта жил-давыллар да була, тик Сез каушап калмыйсыз. Оста җитәкче сез.
Иӊ беренче сүзне сезгә бирик.
«Кызыклы имтихан» оештырыла. һәр укучы билет соравына җавап бирә.
Кайбер сораулар:
1. Син мәктәпкә килгән беренче көнеӊне хәтерлисеӊме? Ул синеӊ хәтереӊдә нинди булып истә калган? Сине мәктәп нәрсәгә өйрәтте?
2.Син кем булырга хыялланасыӊ? Һәм ни өчен?
3.Фамилиясен әйт: Дмитрий Иванович ... (җавап: Менделеев), Сине 1 сыйныфта укыганда истә калган иӊ сөенечле һәм иӊ борчыган вакыйга.
4.Ми­хаил Васильевич ... (Ломоносов). Иӊ истә калган укытучылар белән булган берәр кызыклы вакыйга.
5.Нинди сорауга «әйе» дип жавап биреп булмый? (Син йоклыйсыӊмы?) Ашханәгә кайсыгыз иӊ беренче булып керә иде. Хәтерлисезме?
6.Йомык күз белән нәрсәне күрергә мөмкин? (Төш.) Дәресләрдә еш йокларга туры килә идеме?
7. Кайчан күк җирдән түбәнрәк була? (Суда шәүләсе төшкән булса) Шпаргалканы еш куллана идеӊме?
8. Өч лампочка янып тора иде, аныӊ берсен сүндерделәр. Ничә лам­почка кала? (Өч.) Әти-әниеӊнән көндәлекне качырырга туры килгән чаклар күп булдымы?
9.Нәрсәне әзерлиләр, ләкин ашый алмыйлар? (Дәресләрне.) Көндәлектәге икелеләрне төзәткәнеӊ булгаладымы?

Бик яхшы, сез имтиханны уӊышлы тапшырдыгыз?
Күптән түгел генә мәктәпне тәмамлаган берәр яшь укытучыга сүз бирергә мөмкин.

Шуннан соӊ укытучыларга «имтихан» бирер вакыт җитте.
Сораулар мондыйрак эчтәлектә булырга мөмкин:
1. Сезгә хәзерге мода ошыймы?
2. Сез ничек ял итәргә яратасыз?
3. Үзегез белән укучылар арасында килеп чыккан кызыклы хәл турында сөйләгез.
4. Безнеӊ укучыларныӊ киләчәктә кем булырга җыенганнарын әйтегез.
5. Җирнеӊ уртасында ни бар? («И» хәрефе.)
6. Алты «н» язсаӊ нәрсә була? (Алтын.)
7. Нинди кыӊгырау чылтырамый? (Чәчәк.)
8. Бөтен дөнья буйлап сәяхәт итсә дә, бер почмакта кала. (Марка)
9. Елныӊ нинди айлары 28 көнне үз эченә ала? (Барысы да.)
10. Ашаганда кулланыла торган жиһаз. (Пычак яки калак.)
11. Көн йөри, төн йөри, бер атлам җир китә алмый. (Сәгатъ.)
12. Иртә белән чыга, кичен югала, аныӊ урынына иптәше кала. (Кояш, ай.)

Сүзне мәктәптә 11 сыйныф укучылары белән иӊ күп көчен һәм вакытын биргән укытучыга бирергә мөмкин.

 

Сценарий выпускного вечера на татарском

 

Алып баручы : Мәктәп еллары!
Нинди гүзәл көннәр!
Тупланганнар анда барсы да:
Укучының кайгы-шатлыклары,
Яшь кызларның сагышы…
Шау-гөр килеп узган кичәләр,
Яшьләрнең шат,шаян җырлары,
Яшь кызларның керсез хыяллары,
Җырлап үткән мәктәп еллары.
Синдә кала, барысы синдә кала
Гүзәл уку, мәктәп еллары.

Әти-әниләрне дә имтихан бирдерик әле.
1. Сез беренче тапкыр балагызны мәктәпкә алып килгән көнегезне хәтерлисезме? Ул нинди хисләр белән мәктәпкә барган иде?
2. Сезнеӊ балагыз теләге белән укырга йөри идеме, әллә инде… (бар, үзеӊ укы, туйдым, бармыйм )
3.Мәктәпнеӊ беренче көннәрендә истә калган иӊ шатлыклы вакыйгаларныӊ берсе ?
4. Балагыз белән бергә утырып ятлаган шигырегез, ул истәме әле сезнеӊ хәтерегездәме?

Башлангычта уку дәверендә сезгә балагыз белән бик күп әкиятләр укырга туры килде.

Кайсы әкиятләр турында сүз бара:
1.Яшелчә үстерү-җитештерүче фермер хуҗалыгы турындагы әкият (Шалкан).
2.Таштан ясалган төзелмәләрнеӊ саламга караганда яхшырак икәнлеге кайсы әкияттә күренә. (Өч дуӊгыз баласы).
3.Халык саны кирәгеннән артык булганлык нәтиҗәсендә торак җимерелә. Бу нинди әкият? «Тиремкәй».
4.Ашлыкныӊ туклануга яраклы хәлгә барып җиткәнче үткән авыр юлы. (Колобок)
5.Кайсы әкияттә, экстрасенс президентка радар бүләк иткән. (Алтын әтәч)
6.Акчалар белән дөрес эш йөртмәү нәтиҗәсендә иӊ беренчеләрдән бүлып зыян күрүче турындагы әкият. (Буратино)
7.Мәхәббәтнеӊ кешене жанварга әйләндерә алуы турындагы әкият (Ал чәчәк)
8.«Ун тапкыр чык, уӊганчы чык» -кайсы әкият героинясына туры килә бу сүзләр? (Дюймовочка)
Әткәй – әнкәй – минем пар канатым,
Сез булганга дөньям түгәрәк.
Иңне- иңгә, җанны җанга куеп.
Яшик әле, яшик бергәләп

Хөрмәтле әти-әниләр бүген сезне дә ишетәсе килә, әйдәгез бергәләп берәр җыр җырлагыз әле.
Тәнәфес.
Биюләр.
Уеннар.

Кичәнеӊ «патша малае»н һәм «патша кызы»н сайлар вакыт җитте.
Без бу җаваплы эшне Станиславка тапшырабыз. Станиславныӊ күзе бәйләнә
1. Кызлар тезелеп баса: Кулларыннан танырга,
2. Колакларыннан танырга,
3. Аяк балтырыннан
4. Туфлиларыннан

«Патша кызы белән патша малае» вальс бии башлый, башкалар да кушыла.
Жыр куела__________________________________________

Биюләр беткәч, «патша малае» һәм «патша кызы» кулында — укучыларныӊ алдагы тормышларын күрсәтә торган кызыклы әйтемнәр язып салынган тартма. Билетларны кызлар алалар, тамашачыларга укып күрсәтәләр. Билетларда кызлар өчен шундый сүзләр булырга мөмкин:
1. Син һәрвакыт үзеӊә килешә торган мода белән киенәсеӊ.
2. Үзеӊ белән үзеӊ идарә итә беләсеӊ.
3. Син дөньяда барыннан да күркәм, пакь һәм киӊ күӊелле.
4. Син бик тыӊлаучан, тыйнак һәм киӊ күӊелле кыз.
5. Син бик үткен кыз, үз сүзеӊне тартынмыйча әйтәсеӊ.
6. Чын укытучы булырсыӊ әле син.
7. Шофер булгач, безне утыртмый китмә, яме, дустым. Алдагы тормышында да шулай ярдәмчел бул!
8. Кайда гына булсан да, әти-әниеӊә, дусларыӊа хатларны ешрак яз!

Бию марафоны (вальс, ламбада, утята, танго и т.д.) Конкурсны шарлар белән катлауландырырга мөмкин.

Канат ярган нәни кошлар сыман
Талпынасыз очып китәргә,
Яшьтән күңелегезне җилкендергән
Хыялларны чынлык итәргә.
Аерыласыз сөйгән мәктәп белән
Гомерегезнең алсу таңында.
Хәерле юл теләп озатабыз
Саф чәчәктәй тормыш язына.

Хөрмәтле чыгарылыш укучылары! Сезнеӊ бүген соӊгы очрашу – соӊгы кичә. Сез бүгенге көннән очы-кырые булмаган тормыш диӊгезе буйлап сәяхәткә китәсез. Сезнеӊ кораблар – хыял, өмет һәм ышаныч корабларын катлаулы тормыш юлларында озын-озак сәяхәт көтә. Бу соӊгы чыгарылыш кичәсеннән соӊ сезнеӊ юллар аерылышырлар. Сез һәрберегез үз юлыннан китәрсез. Ә сез бергә үткәргән еллар, сезнеӊ хәтерегездә мәӊгегә калыр. Әйдәгез, аерылышыр алдыннан ант бирик, тугрылык анты.

Хөрмәтле 20.. елныӊ чыгарылыш укучысы! Яна тормыш бусагасында иптәшләреӊ алдында:
1. Гомереӊ буе сине укытканнарны һәм синеӊ белән укыганнарны онытмаска;
2. Кадерле мәктәбеӊне онытмаска, укытучыларны хөрмәт итәргә;
3. Иптәшләреӊ, классташларыӊ, укытучыларыӊ белән биш елга бер булса да очрашуга килергә;
4. Киләчәктә балаларыӊны шушы мәктәпкә укырга бирергә;
5. Һәрвакытта, сезне мәктәптә өйрәткәнчә, максатчат, принципиаль, ярдәчел, ихлас һәм гадел булып калырга;
6. Берурында тукталып калмаска, ирешкән уӊышларыгызны, алган белемнәрегезне һәрвакыт тулыландырып торырга, акыл белән эш итәргә ант итәсезме?


Укучылар мәктәп каршына урамга чакырыла. Аларга гель тутырылган шарлар бирелә. «Балачагагым кая китә» («Куда уходит детство») жыры башкарыла. Теләкләр теләп, шарларны очырталар.

_________________________________________________________

 

 

А л ы п баручы.

Укучылар! Имтиханнарныӊ дулкынландыргыч минутлары инде артта калды. Унбер ел дәвамында мәктәп сезгә тормыш өчен кирәкле булган белем бирде, эшләргә, кылган гамәлләрегезгә тәнкыйть белән карарга, уз алдыгызга максат куярга һәм аӊа омтылырга өйрәтте, булачак профессиягезне билгеләргә ярдәм итте.
Буген сезнеӊ белән бергә илебездә күп меӊләгән яшьләр мөстәкыйль тормышка аяк баса, халык хужалыгы, югары уку йортлары яшь талантларны кабул итә. Тормыш биографиягезнеӊ һәр бите ижади эзләнүләр, намуслы хезмәт жиӊүләре белән бизәлсен. Сезне тагын бер тапкыр мәктәп тәмамлавыгыз белән чын күӊелдән котлыйбыз! һәрчак бәхет һәм уӊышлар юлдаш булсын сезгә, дуслар!

Юрау уены. Ɵстәл артында башкарыла. Зур тартмадан укучылар берәр әйбер алалар. Алып баручы аларныӊ мәгънәсен анлата.

Борчак – әти-әниләрегезнеӊ бакчасында быел көтелмәгән уӊыш булачак;
Ачкыч – сез төзүче булачаксыз;
Балдак – туйга барачаксыз;
Тәнкә акча – банк хезмәткәре булачаксыз;
Йөрәк – бик җитди мәхәббәт;
Кошелек – хәзинә табачаксыз;
Лавр яфрагы – алдынгы эшче булырсыз;
Сәдәф, төймә – тегү һөнәрен үзләштерерсез;
Җеп – сезне озын юл көтә;
Тәгәрмәч – «иномарка» алачаксыз;
Балыкчы крючогы –быел ук кияү, яисә кәләш эләктерәчәксез;
Сабын –сериалда төшерәчәкләр егезне;
Кэнфит – сезне баллы тормыш көтә;
Кыстыргыч – кемнедер каптырачаксыз;
Каен яфрагы – кемдер сезгә шундый итеп ябышып калачак;

Һәм кичәбезнеӊ ахырында, кадерле укучылар, мин сезгә хат язарга тәкъдим итәм, Киләчәккә, 2017 елга хат. Сез бу хатыгызда яӊа тормыш бусагасын атлап керер алдыннан күӊелегездә туган кичерешләрегезне, теләкләрегезне, хыялларыгызны, хисләрегезне язып калдырырсыз. Ә хатларыгызны биш елдан соӊ очрашуда ачып укырсыз.

Әкрен музыка астында укучылар киләчәккә хат язалар. Хатлар җыеп алынганнан соӊ, класс җитәкчеләренә тапшырыла.

Аяз көн. Сентябрь. Чәчәкләр.
Бант. Чәч толымы. Беренчеләр.
Ике икең. Әлифба. Бишле.
Һәм беренче икеле.
Фиргавен. Глобус. Карта.
Бизәкләнеп беткән парта.
Селте. Пифагор. Кислота.
Лев Толстой. Бугаз. Нота.
Имтихан. Соңгы бал.
Шатлык яртылаш борчылу белән.
Аттестат. Бакчада гөлләр.
Нигә соң күңелсез кем белә?

Инде менә бүген кошлар кебек,
Иркен киӊлекләргә очасыз.
Хәерле юл сезгә!
Куллар болгап Сезне менә озатып калабыз.